

Белгечләр фикеренчә, иң күп энергияне суыткыч "ашый" - электр өчен түләүләрнең 12 проценты аның өлешенә төшә. Бу приборның энергия куллануын киметү өчен аны продуктлар белән тыгызлап тутырмаска киңәш итәләр. Суыткычта бары тик иң кирәкле азыклар гына ятарга тиеш, чөнки эчендә продуктлар күп булганда суыткыч энергиягә күп "көч" сарыф итә. Монннан тыш, суыткычны даими рәвештә эретеп юып тору да акчаны янда калдырырга булыша.
Экспертлар энергияне иң күп сарыф итүче икенче бер прибор дип ис суыргычны (вытяжка) атыйлар. Бу корылманы дөрес файдалану да акчаны экономияләргә булыша. Моның өчен ис суыргычны аш-су әзерли башлаган мәлдә генә кабызырга, әзерләү эшләре тәмамланып 5-10 минут үткәч тә сүндерергә кирәк.
Электр плитәсе газ плитәсенә караганда озаграк җылына һәм ризык әзерләүгә вакытны да күбрәк таләп итә. Электр чыгымнарын киметү өчен ризык пешерә торган савыт төбенең зурлыгы конфоркадан киңрәк булмаска тиеш дип киңәш итә экспертлар. Моннан тыш, электр плитәсе өслеген гел таза-чиста тоту, әз генә ризыкны җылыту өчен кабызмау да файда бирә. Аз порция ризыкны иң яхшысы - микроволновкада җылыту. Ул электр энергиясен азрак "ашый".
Электр чәйнеге - шулай ук күп энергия "ашаучы" приборлардан санала. Экономияләү максатыннан чәйнектә кирәк кадәр генә су кайнатырга кирәк. Шулай ук су кайнатмаган чакта электр приборын сүндерергә кирәк, чөнки розеткага тоташкан чәйнек электр энергиясен ашавын дәвам итә.
Кер юу машинасы шулай ук күп энергия сарыф итә. Кипятильник та шушы ук исемлеккә керә. Экспертлар "убыр" электр приборларын төнге режимга күчерергә һәм 23.00 сәгатьтән соң ике тарифлы счетчик буенча файдаланырга киңәш итәләр.