Болар кызыклы!
6 апрель 2022, 14:57

Чамасын белсәң, файдасы зур!

Табиб-диетолог, нутрициолог, медицина фәннәре кандидаты Инна Кононенко көненә 2 литр су эчү файдасы фаразына аңлатма бирде.

Чамасын белсәң, файдасы зур!Чамасын белсәң, файдасы зур!
Чамасын белсәң, файдасы зур!

Табиб аңлатуынча, организмның суга ихтыяҗы тәүлегенә бер килограмм гәүдә авырлыгына 40 миллилитрга кадәр туры килә. Шул ук вакытта организмга су чәй, кофе эчкәндә, аш һәм җимешләр ашаганда килә. Кононенко тәүлегенә 1,5 литрга якын су эчәргә киңәш итә.
Диетолог раславынча, организмда артык су йөрәк-кан тамыры авырулы кешеләрдә кан басымы сикерүенә китерүе мөмкин. Аеруча берьюлы 200дән 500 миллилитрга кадәр эчкәндә дип кисәтә доктор. Югыйсә, кан тамырлары киңәергә өлгерә алмый.
Шулай ук аксым дефициты кичерүчеләргә артык су эчәргә ярамый. Чөнки артык су аксымны тиешенчә үзләштерергә ирек бирми. Аннары, артыгын эчкәндә организмнан суда эрүче витаминнар һәм микроэлементлар юылып чыга башлаячак.
Шуңа күрә, һәр нәрсәнең үз чамасы бар шул. Бүгенге су эчү модасына ияреп организмыңа зыян салуың да мөмкин. Ә бит организм үзенә кирәкне үзе таләп итә, бары тик аңа игътибарлы булырга кирәк.

 

Фото: sila-vody.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас