Болар кызыклы!
4 апрель 2022, 06:38

Бал кортлары уянган

Сезнең якта бал кортлары кайчан уяна?

pixabay.compixabay.com
pixabay.com

“Башкортстан” милли паркында кыргый бал кортлары кышкы йокыдан уянган.

Бу үзенчәлекле күренеш видеокамерага эләккән. Белгечләр әйтүенчә, умарталарның барсында да кортлар уяна башлаган һәм урамга чыгарга әзерләнәләр.

“Уңган бөҗәкләр әле үзләренең беренче көчсез генә адымнарын ясый. Алар язгы эшләр белән мәшгульләр”, – дип хәбәр итәләр милли паркның матбугат хезмәтеннән.

Әйе, хәзер камералар булгач, кортларның ничек уянуын да тамаша кыларга була. Гади кешеләр өчен ул кызыклы бер күренеш карау булса, белгечләр шул рәвешле кыргый котларның үзенчәлекләрен тагын да тирәнтен өйрәнә ала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас