

Фермер Бхаскару Редди әлеге костюмны 10 мең рупийга (10,9 мең сум) сатып алган. Шуннан соң һинд басуда костюм киеп кыргый хайваннарны куркытучы кеше яллаган. Редди ялланучыга көненә 500 рупий (547 сум) түли ди. Фермер 10 акр җирендә кукуруз һәм төрле яшелчәләр үстерә икән.
Ялланган "аю" эшли башлагач, маймыллар басуны читләп үтә башлаган. Хәзер тирә-яктагы фермерлар Реддиның тәҗрибәсе белән ныклап кызыксынырга тотынган.
Аю-ирен Һиндстан, Пакистан, Шри-Ланка, Бангладеш, Непал һәм Бутанада яши. Биеклеге нибары 90 сантиметр гына булса да, әлеге аю дөньяда иң куркыныч аюларның берсеннән санала. Соңгы 20 ел эчендә Һиндстанда аю-иреннәр һөҗүме аркасында йөзләрчә кеше һәлак булган, меңнәрчәсе яраланган. Бу аю үзе нигездә кырмыска һәм төрле бөҗәкләр белән туклана.