

Раслауларынча, авокадо хатын-кызның рационында беренче урында торырга тиеш. Чөнки ул майга, витаминнарга һәм башка файдалы микроэлементларга бай. Фолий кислотасына һәм тимергә бай авокадо тире картаюын кире кагарга булыша һәм бөтен организмга уңай йогынты ясый.
Моннан тыш, киви җимешен даими ашау мөһим. Киви - көчле антиоксидант һәм С витамины чыганагы. Бу җимеш тире картаюы процессын акрынайтырга булышудан тыш, бөер, эчәклек, ашказаны эшчәнлегенә ярдәм итә.
Абрикос витаминнардан тыш, клетчаткаларга да бай. Клетчаткалар исә ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Ультрафиолет картаюга китерүче төп сәбәпләрнең берсе, грушада аны нейтральләштерергә һәм пигмент тапларын бетерергә булышучы махсус матдәләр бар.
Экспертлар лимонны да мактый. Ул тирене озак вакыт яшь тотарга ярдәм итә. Ул киви сыман антиоксидант үзенчәлекләренә һәм С витаминына ия.