Болар кызыклы!
1 апрель 2022, 05:00

Ни өчен көмеш карая?

Халык сынамышлары буенча, көмеш карайса, димәк, кеше авырый яки тиздән чирләячәк. Бу сынамыш өлешчә дөреслеккә туры килә.

Ни өчен көмеш карая?Ни өчен көмеш карая?
Ни өчен көмеш карая?

Барлык сәбәпләре химик күзлектән җиңел аңлатыла. Металл тир белән реакциягә керә. Аның составында күкерт бар. Кара төстәге сульфид хасил була. 925 пробалы көмештән ясалган ювелир эшләнмәләргә бакыр өстәлә. Ул көнкүреш химиясе белән үзара бәйләнешкә кереп оксидлаша. Нәтиҗәдә начар исле яшел кунык барлыкка килә.  

Бу бигрәк тә балдак яки алка, беләзекләр шкатулкада озак вакыт дәвамында сакланганда сизелә. Әгәр аларны анда чистартмыйча гына салсалар, бакыр белән көмеш реакциягә керүләрен дәвам итәләр, көмеш карая, яшел төс ала.

Халык сынамышлары буенча, көмеш карайса, димәк, кеше авырый яки тиздән чирләячәк. Бу сынамыш өлешчә дөреслеккә туры килә. Кайбер авырулар булганда, күкерт тир белән күбрәк бүленеп чыга.

Тагын бер нюанс бар: көмеш тутыкмый. Әгәр ювелир эшләнмәдә тутык пәйда булса, димәк, ул чын көмеш түгел.

Ювелир эшләнмәләрем карайды дип борчыласыгыз килмәсә, родий белән капланган көмеш алыгыз. Родий – кыйммәтле металл, платинаның “якын” туганы, ул караймый.

 

Ничек чистартырга?

Родий белән капланганы караймый. Бу чыннан да шулай. Әмма теләсә кайсы ювелир эшләнмә тора-бара ялтыравын югалта. Бу очракта глицерин белән ышку ярдәм итә.

Каралы көмешне винтаж яратучылар сода һәм тоздан ясалган ботка белән чистарталар. Я бетергеч (ластик) кулланалар. Борынгы предметлар яңарып китәләр.

Алтын белән капланганын сабын эремәсе, теш пастасы, водород перекисе ярдәмендә ялтыраталар. Щеткалар, абразив матдәләрдән файдаланырга ярамый, югыйсә алтын катламыннан берни дә калмаячак.

Тонык (матовый) көмеш тә каты, абразив матдәләрне яратмый. Шуңа күрә сабын эремәсенә салып торып, соңыннан шомартып ялтыратырга. Бу эшне даими башкарырга кирәк, чөнки сабын эремәсе җитди пычракларны ала алмаячак.

Аш-су приборларын, ягъни чәнечке, кашык, пычакларны чистартканда нашатыр спирты, лимон кислотасы, сода, бәрәңге кабыгын салып пешергән су, водород перекисен кулланырга була.

Озак чистартылмаган очракларда махсус ювелир чаралар кулланалар: ГОИ пастасы, Talisman, SILBO, Hagerty, Shine Coins, Topper, Alladin. Алар куныкны секундлар эчендә бетерә. Әмма дөрес кулланырга кирәк.

 

Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән көмешне чистартырга ярыймы?

Кайбер асылташлар көнкүреш химикатлар белән чистартуга чыдыйлар, ә кайберәүләре кечкенә генә йогынты булса да, бозылалар.

Энҗе, перламутр, аммонит – чистартуның аяучы ысулларын таләп итә. Мәсәлән, сабын эремәсе яки теш порошогы.

Гәрәбәне химик алымнарга дучар итәргә кирәкми, аны йомшак замша чүпрәк белән ялтыраталар.

Уртача катылыктагы ташлар (ахак (опал), фирүзә, лабрадор, малахит) агрессив алымнарны кичерми. Иң яхшысы – сабын эремәсе яки савыт-саба юу өчен сыеклык. Суда озак тотарга кирәкми. 

Гранат, рубин һәм сапфир югары температураны яратмыйлар. Бриллиант, топаз, аквамарин, зөбәрҗәт –  теләсә нинди йогынтыларга чыдам, ныклы ташлар. Әмма барыбер дә кыйммәтле асылташлы алка-йөзекләрне ювелир остасына чистартырга бирү яхшырак булыр. 

 

Көмеш предметларны ничек дөрес сакларга?

Әлеге металлны коры урында сакларга кирәк, мәсәлән, шкатулкада. Аның эчке стеналары бәрхет, фланель, велюр белән тышланган булсын.

Мунча керер, ванна, душ алдыннан барлык көмеш бизәкләрне салу зарур. Чөнки югары дымлылык химик реакцияне тизләтә.

Җимеш кислотасы һәм башка актив матдәләре булган косметик чаралар металлның тышкы кыяфәтенә тискәре йогынты ясый.

Дарулар янында көмешне сакларга ярамый.

Ювелир эшләнмәләрне бер өемдә сакларга ярамый. Кыйммәтле эретмәләр йомшаклар, чыелган урыннар барлыкка килүе мөмкин.

 

Фотоларның чыганаклары: oldandheavy.com, blackpantera.ru

Ни өчен көмеш карая?
Ни өчен көмеш карая?
Ни өчен көмеш карая?
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас