Болар кызыклы!
25 март 2022, 15:06

Битлек режимын бетергәч...

Соңгы елларда битлек кию аркасында иренгә помада буяган  юк иде...

cosmo.rucosmo.ru
Фото:cosmo.ru

Стилист һәм визажист  Мария Волгина битлек режимы бетерелгәч иннеккә сорау артачак дип белдерә. Sputnik радиосы белән әңгәмдә  ул  битлекләр кию чорында бу косметик продукт үз популярлыгын югалта төште һәм тиздән яңадан аны кайтарачак дигән фикердә.

“Битлекләр кию бетерелде, шуңа иреннәргә ныграк игътибар бүләчәкләр. Табигыйга якын төсләр бүгенге көндә трендта. Бу җир  җиләге, чия, кура җиләге төсмерләре”, – ди эксперт.

Волгина иннектән тыш иреннәр өчен башка чаралар да актуальләшәчәк, мәсәлән тинтлар (төсе тирегә сеңеп,  берничә сәгать эчендә уңмый торган косметик чара). Тинтларны иреннәргә, бит очларына, күзләргә буярга була, бу косметик чара куллануда бик уңайлы, дип ассызыклый визажист. Шулай ук иреннәр өчен тәгаенләнгән махсус каләмнәр (тирене киптерми торган)  кулланырга мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас