

Шулай итеп, аякларның шешенүе, атап әйткәндә, тубык һәм үкчәләрнең шешенүе, тозны күп куллану турында сөйли, дип раслый табиблар. Ә тозны күп куллану организмда сыекча тоткарлануына китерә, шулай ук йөрәк, бавыр яисә бөер авыруы турында дәлилли. Кабарган аяклар липедема - организмда май тукымасы эшчәнлеге бозылуы турында сөйли.
Организмда С витамины җитешмәгәндә тире катламына кан саву ихтималлыгы арта. Аякларда даими чәнчешү булганда В12 витамины дәрәҗәсен тикшертергә кирәк. Бу витамин нерв системасын ныгыта. Әгәр дә шундый чәнчешү аркадан үкчәгә кадәр төшсә, бу ишиас билгесе булуы мөмкин.
Моннан тыш, аяклар авыртуы һәм авыраюына (начар кан әйләнеше билгесе), шешенгән, калыккан кан тамырларына (тромбоз билгесе) игътибар итү мөһим. Үз чиратында тире өслегендә кан тамырларының челтәрсыман рәвешкә керүе гормональ фон бозылуы буларак фаразлана. "Эстроген дәрәҗәсе күтәрелүе кан тамырлары киңәенә китерүе мөмкин, бу үз чиратында тамыр "йолдызчыклары" пәйда булу хәвефен арттыра. Бу ныграк авырлы һәм 30яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларда күзәтелә", дип белдерә медицина белгечләре.