Болар кызыклы!
23 март 2022, 04:51

Иң бәхетле илләрне билгеләгәннәр

Бу исемлектә Русия бармы?

atkarskgazeta.ruatkarskgazeta.ru
atkarskgazeta.ru

Берләшкән милләтләр оешмасының бер төркем халыкара галимнәре соңгы дистә елда иң бәхетле илләрне билгели. Алар дөньяның 150 ил халкыннан сораштыру үткәрә һәм аның нәтиҗәләре буенча “бәхет рейтингын” төзи.

2022 елда мондый сораштыруларда 9 миллионнан күбрәк кеше катнашкан. Тикшеренүчеләр әйтүенчә, пандемия һәм дөньядагы башка проблемаларга карамастан, бар илләрдә дә бер-береңә социаль ярдәм итү, хәйрия чаралары, ирекмәннәр хәрәкәте һәм бәлагә таручы таныш булмаган кешеләргә ярдәм итәргә әзерлек кебек күренешләр арткан.

Шулай итеп, быел дөньяның иң бәхетле иле исеменә Финляндия лаек булган. Әйтергә кирәк, бу статусны ул инде бишенче ел рәттән яулый. Шулай булгач, биредә чынлап та үзләрен бәхетле тоючы кешеләр күп яшәвенә шик юк. Быел исә ул күп күрсәткечләр буенча калган илләрне шактый артта калдырган.

Икенче урында – шулай ук былтыргы кебек үк – Дания. Өченче баскычта – узган ел дүртенчедә булган Исландия. Гомумән, беренче егермелек түбәндәгечә урыннар алган:

  1. Финляндия
  2. Дания
  3. Исландия
  4. Швейцария
  5. Нидерландлар
  6. Люксембург
  7. Швеция
  8. Норвегия
  9. Израиль
  10. Яңа Зеландия
  11. Австрия
  12. Австралия
  13. Ирландия
  14. Германия
  15. Канада
  16. АКШ
  17. Бөекбритания
  18. Чехия
  19. Бельгия
  20. Франция

Бу исемлектә Русия шактый түбәндә – 80нче урында калган. Безнең күршеләр – Төньяк Кипр (79нчы урын) һәм Кытай Гонконгы (81нче урын). Узган ел без 76нчы урында идек, 2020нче елда – 73нче, 2019да – 68нче, 2018 елда 59нчы баскычта торганбыз. Димәк, ел саен арткарак тәгәрибез килеп чыгамы?

Рейтинг лидеры Финляндия белән Русиянең күрсәткечләрен чагыштыру да кызыклы: 7,821 балл һәм 5,459 балл. Аерма – 2,362 балл. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас