

Галимнәр белдерүенә караганда, ул Җиргә 24 мартта якынлашачак.
Объектның киңлеге 450 метр тәшкил итә. Ул — 102 катлы йорт зурлыгындагы күк җисеме.
Бәхеткә каршы, әлеге бик дәү һәм тиз очучы объект Җиргә куркыныч тудырмаган хәвефсез — Җир белән Ай арасыннан 13 тапкырга зуррак — арада очып үтәчәк.
Бүген астрономнар безнең планетага куркыныч белән янаган 2 меңнән артык астероид, комета һәм башка объектлар артыннан күзәтә. Җиһанда көн саен нинди булса яңа күк җисеме табалар. Шуңа карамастан галимнәр, моннан 66 миллион ел элек динозаврларны җир йөзеннән юкка чыгарган, Жирне бетерү белән янаган астероидны күргәннәре юк.
Моңа кадәр галимнәр Бенну исеме бирелгән 500 метр зурлыгындагы “ахырзаман астероиды”ның составын ачыклаганнар. Бу дәү объектның 161 елдан соң җир белән бәрелешү куркынычы бар, дип раслый алар.