Болар кызыклы!
21 март 2022, 07:47

Бу кешеләрнең чәчләре соңрак агара

Кемнәр турында сүз бара?

hair-boutique.ruhair-boutique.ru
Фото:hair-boutique.ru

Сеченов университетының Рахманов исемендәге тире һәм венерик авырулар кафедрасы доценты Владимир Пинегин калганнарга караганда чәчләре соңрак агарган кешеләрне атады. Аның сүзләренчә, җирән чәчләр составында зарарлануга начаррак бирелә торган пигмент бар. "Җирәннәрнең дә башкаларныкы кебек чәчләре агара. Әмма җирән чәчләрдә феомеланин пигменты бар, ул бу төр чәчләргә шундый чагу төс бирә дә инде. Бу пигмент әллә ни зарарланмый, шуңа җирәннәрнең чәче озак вакыт агармаска мөмкин", – ди трихолог.

Кешеләрнең чәчләре кайчан агара башлавы күп факторларга бәйле. Монда генетика да, стресслар да, тормыш рәвеше дә зур мәгънәгә ия. Пинегин шуны да өсти: бүгенге көндә  бу процессны туктата алучы нәтиҗәле чара табылмаган.

Чәч агаруы бер очракта туктарга мөмкин: әгәр аңа сәбәпче булган стресс тулысынча компенсацияләнсә.  Табиб җирән чәчле кешеләрнең уртача алганда чәчләре азрак – 90-100 мең – дип өстәде. Ә менә кара чәчлеләр  башында – 140-150 мең чәч. Әмма җирән чәчлеләрнең чәчләре калынрак булуы белән аерылып тора. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас