Болар кызыклы!
18 март 2022, 07:17

Сөякләрегез нык булсын дисәгез...

Америка табиб-диетологы караҗимешне (чернослив) сөякләр сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итүче иң яхшы продукт дип саный.

Сөякләрегез нык булсын дисәгез...Сөякләрегез нык булсын дисәгез...
Сөякләрегез нык булсын дисәгез...

Лорен Харрис-Пинкус, остеопороз авыруын булдырмас өчен, караҗимешне мотлак рәвештә рационга кертергә кирәк дип саный. “Караҗимеш, сөякләр сәламәтлеген ныгытучы, сөяк тукмасының минераль тыгызлыгын арттыручы һәм сөяк массасы кимүен түбәнәйтүче калий, магний, К витамины һәм полифеноллар чыганагы булып тора”,— дип аңлата диетолог.

         Моннан тыш, табигый сорбитка бай булган караҗимеш эчәклекләр өчен дә файдалы. Харрис-Пинкус караҗимешне көн саен ашарга тәкъдим итә. Аны йогуртка, солы боткасына һәм салатларга кушып та ашарга мөмкин.

Фото: greenvalleynaturalsolutions.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас