

Күп хатын-кызлар лосина сыман тәнгә сылашып торган кием буй-сынны зифарак күрсәтә дип уйлый һәм шуңа да бер үлчәмгә бәләкәйрәк кием сайлап ялгышалар. Ләкин дөрес сайланмаган үлчәм (размер) артык килограммнарга "төртеп" кенә күрсәтә. Шуңа күрә бер үлчәмгә зуррак кием сайларга киңәш итә эксперт. "Шулай булганда гына буй-сын кимчелекләрен яшерә, хәтта ябыграк та күренә алырсыз",- ди ул.
Психолог фикеренчә, тулы гәүдәле хатын-кызларга тышкы кыяфәтләрен бәяләү авыр. Өйдә көзге каршында басып торганда үз-үзләреннән канәгать калсалар, тик башка ракурстан "ачылу" башкаларга түгел, үзләренә дә ошап бетмәскә мөмкин. Шулай да белгеч "йомры" гәүдәле хатын-кызларның чынлап та үз-үзләре белән нык канәгать булуларын билгели. Һичнигә карамастан алар барыбер дә сылашып торган кием яраталар, "кем әйтте әле бөтен кеше дә ябык булырга тиеш?" дип, буй-сыннары белән чынлап та горурланалар.
Психолог кием-салым сайлауның шәхси эш икәнлеген дә билгели. Шуңа күрә башкаларга артык катгый карарга да кирәкми. "Әгәр ул шундый карар кабул иткән һәм аңардан канәгатьлек ала икән, бу - аның психологик сәламәтлеге өчен иң яхшы нәрсә", дип эксперт.