Болар кызыклы!
18 март 2022, 05:29

Еш йокы туймаса...

Йокы туймау организм өчен бик хәвефле икән. 

somnolog-pulmonolog.rusomnolog-pulmonolog.ru
somnolog-pulmonolog.ru

Ни өчен йоклыйбыз? Бу сорауны бирмәгән бала юктыр. Йокы вакытында организм ял итә, энергия туплый, көн буена җыелган арыганлык югала, дип җавап бирә өлкәннәр. Галимнәр дә шулай ди. Моннан тыш, алар ачыклавынча, йоклаганда мускуллар тизрәк үсә, яралар яхшырак төзәлә, протеин (аксым) синтезы тизәя.

Яңарак үткәрелгән тикшеренүләр шуны да дәлилләгән: йоклаганда безнең баш мие токсиннардан арына икән. Әгәр кеше бу процесска комачауласа, ягъни йокламаса, аңарда неврологик тайпылышлар барлыкка килү хәвефе арта.

Моннан тыш,  ял иткәндә баш миендә күзәнәкләр арасында бәйләнеш өзелә яисә көчсезләнә. Бу яңа мәгълүмат өчен урын бушый дигәнне аңлата. Шуңа еш йокы туймаганда без мәгълүматны яхшы үзләштерә алмыйбыз, хәтер дә начарлана.

Безнең йокы көнозыны кичергән хисләргә дә бәйле. Алар төшкә дә керергә мөмкин. Гомумән, йоклаганда кеше дөньяны хислерәк һәм тулырак кабул итә, диләр галимнәр. Төштә без төрле сурәтләр, вакыйгалар күрәбез, алар өчен янабыз-көябез. Ләкин аларның асылын аңлап җиткерә алмыйбыз. Төшләр гаять кызыклы һәм асылын аңлап бетә алмаслык дөнья булып кала.

Шулай итеп, кеше гомеренең 36 процентын йоклап үткәрә. Йокыны кешеләр бик борынгыдан ук аңларга тырышкан, ләкин галимнәр бүген дә аның табигатен тулысынча ачып бетерә алмый. Йокы безнең геннарга салынган, диләр алар. Әмма йоклаганда ни өчен төрле-төрле төшләр күрүебез фәнни күзлектән ачылып җитмәгән табышмак булып кала.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас