Болар кызыклы!
18 Марта 2022, 05:19

Баш мие ничә яшьтә картая башлый?

Баш миенең эшчәнлеге 20 яшьтән соң акрыная, дип исәпләнә. Бу дөресме?

uarp.orguarp.org
uarp.org

Баш миенең эшчәнлеге 20 яшьтән соң акрыная, дип исәпләнә. Ягъни кешенең үзенә ул акрынрак уйлый, фикерне озаграк туплый кебек тоела. Яңалыкны кабул итү һәм үзләштерү өчен дә күбрәк вакыт кирәктер кебек. Кайсыбер тикшерүчеләр дә мәгълүматны кабул итүнең иң югары ноктасы 20 яшь тирәсе дип раслый.

Ә менә Гейдельберг университеты хезмәткәрләре баш миенең 60 яшькә кадәр үз көчендә калуын ачыклаган. Алар 1,2 миллионнан күбрәк кеше катнашлыгында онлайн-эксперимент үткәргән. Тәҗрибәдә катнашучылар сүзләрне һәм предметларны төрле үзенчәлекләре буенча төркемнәргә бүлергә тиеш булган. Алар экранда дөрес җавап барлыкка килгәндә тиз арада клавишага баскан. Күзәтүләр шуны раслаган: яшләр, өлкәннәргә караганда, биремнәрне җитезрәк башкарган. Димәк, яшь барган саен кешеләрнең хәрәкәтләре акрыная.

И, моны тәҗрибәсез дә беләбез, диясездер. Ләкин баш миен тирәнтен тикшеренүләр барышында мәгълүматны эшкәртү һәм карар кабул итү тизлеге 60 яшькә кадәр даими булып калуы ачыкланган. Галимнәр математика моделе белән эш иткән. Аңа ярашлы, 20 яшьтән соң без тойган “акрынаю” хисе мәгълүматны эшкәртү тизлегенә кагалмый икән. Ул бүтән факторлага бәйле, диләр. Мәсәлән, кешенең мускуллар рефлексы тизлеге түбәнәя, шуңа ул шул ук клавишаларга акрынрак баса башлый. Янә бер мисал: яшь барган саен без хаталарга ныграк игътибар итәбез һәм аларны булдырмаска тырышабыз. Ягъни өлкәнәйгән саен кеше төплерәк һәм озаграк уйлый, карар кабул иткәннән соң аның дөресме, түгелме икәнлеген тагын бер барлый. Яисә уйлау тизлеге шул ук кала, ләкин өстәмә психологик прцесслар аркасында җавап бирү вакыты арта.

Шулай итеп, 30, 40, 50 яшьләргә кешенең тормыш тәҗрибәсе күбәя һәм ул өстәмә уйлануларга сәбәп була, ә тышкы яктан караганда “ми акрын эшли башлаган” кебек тоела. Чынлыкта исә, фәнни күзлектән, ми үзгәрми, бары аның эшләре генә күбәйгән булып чыга.

Ә менә 60 яшьтән соң физиологик үзгәрешләр баш миендә дә үзен сиздерә башлый. Шулай да минең картаюы организм үзенчәлекләренә бәйле: кемдәдер ул тиз башлана, икенчеләрдә акрын гына, диләр галимнәр.

Әйе, элек юкка гына ирләрне 60 яшьтән соң пенсиягә җибәрмәгәннәр икән. Ни дисәң дә табигатькә каршы барып булмый. Ул бездән өстен булып кала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас