Болар кызыклы!
17 март 2022, 07:20

Алтын тәре тапкан ир

Аны сатканнан соң, күпме акча откан дип уйлыйсыз?

Алтын тәре тапкан ирАлтын тәре тапкан ир
Алтын тәре тапкан ир

   Британиядә яшәүче 38 яшьлек Джейсон Уиллис буш вакытларында  җиргә күмелгән байлыклар – хәзинә  эзләү белән шөгыльләнә.  2019 елның апрелендә ул  Линкольншир графлыгында тимер  эзләгеч ярдәмендә  басуда алтын тәре тапкан.  Ул XI гасырда эшләнгән икән.

“Мин аны юдым һәм шунда ук аның үзенчәлекле булуын аңладым, - дип искә ала ир. — Ә  балкып торган сары төсе буенча аның алтын булуы билгеле булды".

   Джейсон түбә ябучы булып эшли. Табылдыкны  сатарга теләсәң, дәүләт рөхсәте  алырга  кирәк икән. Аны алу өчен ирнең тагын ике ел вакыты үткән.   Рөхсәт алып, тәрене, ниһаять, аукционнан 12,4 мең фунт стерлингка, ягъни, 1,6 миллион сумга сатканнар.

Фото: Lenta.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас