

Бу континентта безнең өчен кыргый төсле тоелган төрле халыклар яши. Шуларның берсе — безне тетрәндерерлек кабилә — пигмейлар. Алар иң тәү чиратта кыска буйлы булулары белән безне гаҗәпләндерә. Араларында иң “пәхлеван”нарының буйлары — 150 сантимер. Европалылар алар кырында великаннар сыман.
Пигмейлар — бик борынгы халык. Алар борынгыдан ук сәяхәтчеләргә таныш булган. Безнең гасырга кадәр III меңъеллыкта борынгы Мисыр язмаларында кызыклы бер күренеш тасвирлана. Фиргәвен Пиопи II хуҗасына бүләк ясаганы өчен хезмәтчесенең шактый зур суммада акча алуы турында язып калдырган. Ә бүләк ерак җирләрдән китерелгән кара тәнле кыска буйлы кеше булган.
Пигмейлар турында Аристотель, Геродот, Страбон хезмәтләрендә һәм Гомер язмаларында тасвирлана.
Борынгы грекларның пигмейлар турында риваятьләре дә бар. Әйе, бу халык шулкадәр билгеле була ки, алар турында хәтта хикәятләр пәйда була башлый. Борынгы Грециядә пигмейларны җирнең өске катламында яшәүче вак кешеләр дип уйлаганнар. Имеш тә, бәләкәй кешеләр язын үсемлекләр белән бергә уяналар да сугыш башлыйлар. Кешеләр белән түгел (алар пигмейлар өчен гаять дәүләр), ә торналар белән. Алар кошларның йомыркаларын тартып алырга телиләр, ди.
Пигмейларның тарихи ватаннары – Африканың экваториаль урманнары. Пигмейлар — негроид расасы вәкилләре, күрше кабиләләрдән аларны аерып торган бердәнбер сыйфатлары — кыска буйлары.
Африка киңлекләрендә күпме пигмей яшидер — анысын беркем дә төгәл белми. Алар бүген дә борынгы ата-бабалары гореф гадәтләрен саклап яшиләр.
Кечкенәләр, әмма җитезләр
Пигмейлар борын-борыннан дөньяга билгеле булуларына карамастан, әле булса шушы борынгы тормышта яшәүләрен дәвам итәләр. Алар бүген дә ук-җәяләр тотып сунарга йөриләр. Туган телләре юк, күршеләре сөйләмендә сөйләшәләр һәм бу аларга булыша гына, чөнки күршеләре белән бер-берсен яхшы аңлыйлар. Алар күптән түгел генә ут табарга өйрәнгәннәр, моңа кадәр борынгы ата-бабалары учагын сүндерми, тергезеп яшәгәннәр. Кыргый тормышта яшәүләренә карамастан, алар яңа җирләрне үзләштерәләр. Мәсәлән, бүген пигмейларны Азиянең кайбер төбәкләрендә очратырга мөмкин.
Дөнья галимнәре әле дә пигмейларның бәләкәй буйлы булуларының сәбәбен ачыклау өстендә баш ватудан туктамый. Үткән гасырда алар бу табышмакны ачкан кебек тә була. Бәләкәй буй — начар туклану нәтиҗәсе дип уйлый галимнәр, чөнки пигмейлар яшәгән җир азык-төлек төрлелегенә мул түгел. Әмма тәҗрибәләр тулы кыйммәтле тукланучы пигмейларның да балалары пигмейга хас буй-сынлы булып үсүен күрсәтә.
Бу халык искиткеч кыска гомерле —уртача гомер озынлыклары 30 — 35 яшьтән артмый. Пигмейларның организмында картаю 28 яшьләрдә башлана, әмма аларның күпчелеге бу яшькә барып җитә дә алмый. Ник алай соң? Тере табигатьтә буй еш кына гомер озынлыгына тәңгәл килә. Мәсәлән, тычкан белән филнең гомер озынлыклары нык аерыла.
Пигмей хатын-кызлары иртә кияүгә чыга, нәтиҗә буларак, иртә бала тудыралар. Аларның төп гомерләре бала тудырып, аларны үстереп үтә. Ир-егетләре үтә актив тормышта яши. Алар кабиләгә ризык табу өчен бертуктаусыз сунарга йөри. Шуңа да организмнары иртә “туза”.
Аларга күрше яшәгән озын буйлы масаи яисә самбуру кабиләләре шундый ук тормышта яшәсәләр дә, тормыш йөген җиңелрәк күтәрәләр. Шулай итеп, пигмейлар үзләренең уникальлекләре өчен үтә кыйммәт хак түлиләр.
Пигмей михнәтләре
Мәдәниятләре үтә гади һәм аңарда кешелекнең борынгы үткәннәре чагыла төсле. Бу халык йола биюләре башкара, ритмик рәвештә тапанулары исә көй-музыка булып хезмәт итә. Балалары 3 яшьләреннән үк кабилә тормышында катнаша башлый: җиләк-җимеш җыялар, сунарга йөриләр һәм корал ясарга өйрәнәләр. Бөтен кайгы-авырлыклары белән тормышның бик зур бүләк икәнлеген һәм аны ничек тә кадерләргә кирәкләген пигмейлар бик яхшы белә. Гади һәм җиңел булмаган тормышларында алар яшәүнең һәр мизгеленә шатланып гомер кичерәләр.
Пигмей организмы тумыштан алып буен үстерүгә түгел, ә нәселен дәвам итүгә эшли башлый. Яшь пигмей булдыра алган кадәр иртәрәк бала тудырырга тиеш. Бүген 7 яшьлек пигмей безнең 2 яшьлек бала зурлыгында. Пигмейларны күзәтүче галимнәр аларның буйлары кечерәюе дәвам итүен ачыклаган. Хәзер исә бөтенесенә дә шул кызыклы: бу хәл нинди чиккә кадәр дәвам итәр икән?!.
Галимнәр пигмейларны өйрәнгән вакытта, алар Африка көнчыгышындагы тропик урманнарда, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, гади булмаган тормышта яшәүләрен дәвам итәләр. Аларның ни өчен күчмә тормышта яшәүләре аңлашыла: бер урында яшәп, җиләк-җимешләрне ягъни ашарга яраклы урман байлыкларын җыеп бетергәч, барлы-юклы “мөлкәтләрен” төйнәп, икенче урынга күченәләр.
Пигмейлар итне аз ашыйлар – туклану рационнарында ул нибары 10 процент тәшкил итә. Итне авыз тутырып ашау өчен башта аны ауларга кирәк бит, ә борынгы ук-сөңгеләре белән кечкенә пигмей әллә күпме аулый алмый.
Алар урманда җыйган уңышларын фермерлардан бакча яшелчә-җимешләренә, тукыма, тимер, хәмер, тәмәкегә алмашалар. Африка үсемлек дөньясын бик яхшы беләләр. Агулы үсемлекләрне ашарга яраклылардан яхшы аералар. Әйткәндәй, агулы үсемлекләрне балык тотуда файдаланалар. Алар безнең сыман кармак һәм ятьмә белән балык тотып мәшәкатьләнмиләр — суга агу сибәләр һәм корсагы белән су өстенә калкып чыккан балыкларны җыеп кына алалар. Әйткәндәй, агулары үтерерлек түгел — су өстендә калган балык 3 сәгатьтән соң, һушына килеп, янәдән йөзеп китә.
Тоткан балыкларын фермерларга илтәләр. Алар исә үзләрен кара тәнле карликларның хуҗалары итеп тоялар. Африкада колбиләүчелек күптән булмаса да — һәр фермерның берничә дистә пигмее бар һәм алар аны табигать байлыклары белән тәэмин итеп торалар. Пигмейлар үзләре мондый мөнәсәбәткә каршы түгелләр, чөнки алар фремерларга урман байлыкларын ташып, кирәкле товарларга ия булалар. Күчмә тормыш комачаулык тудырмый, алар үзләре гомер кичергән тирәдән ерак китмиләр. Ә инде хәйләкәррәк пигмейлар урманның төрле ягында урнашкан берничә хуҗага хезмәт итә. Аларның берсе ризык бирмәсә, икенчесе барыбер дә бирәчәк. Чөнки тормыш шулай корылган.
Эволюция нәтиҗәсендә пигмейлар 12 яшьтә җенси өлгерә. Бу яшьтә аларның балалары туа башлый. 17 -18 яшьтә инде алар 3-4 балалы тәмам өлгергән кешеләр. Шул ук вакытта пигмейлар арасында бернинди җенси азгынлык юк. Кабиләдә үзара дуслыкны өниләр. Туганнарча тату яшиләр. Тапкан ризыкны уртаклашалар — тигез итеп бүлешәләр. Кабиләдә бөтен нәрсә (хатыннарыннан тыш, әлбәттә) уртак. Мәсәлән, бер пигмейга кәнфит бирсәң, ул аны бөтен кабилә белән бүлешәчәк.
Шундый бәләкәй халыкка зыян салучылар табылып кына тора. Кыргай инанулар буенча, әгәр пигмейны ашасаң, моңа кадәр күрелмәгән ирлек гайрәтенә ия булырга мөмкин, имеш. Шуңа да урман карликларына сунарлар оештыручылар була. Бу хәл 2000 нче елларга кадәр дәвам итә. Хәзер исә андый кыргыйлык юк, әмма мескен бәләкәчләрне, яшәгән урыннарыннан куып, изәләр. Атап әйткәндә, Уганда властьлары, урындагы гориллалар популяциясен саклау өчен, җирле пигмей кабиләләрен күчерәләр. Боларның барысы бергә бәләкәй халыкның тормышына зур зыян сала: бүген аларның саны Африкада 280 меңләп кенә калган. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кими. Шул ук вакытта пигмейлар, үзләренең уникальлекләрен югалтып, Африканың башка кабиләләре арасында акрынлап эреп югалалар. Аларга тулы үзизоляциядә яшәү авырлышканнан-авырлаша. Пигмейлар җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкмагае дип хафалана бүген галимнәр.
Фото:putdor.ru