

Уфа дәүләт нефть университетында белем алучы Ангола, Мисыр, Йәмән студентлары Караидел районына сәфәр кылып, андагы табигатьнең матурлыгына, кешеләрнең ихласлыгына сокланып кайтты.
Башкортстан – гүзәл табигатьле туган җиребез. Ә мондый җирлектә туып-үскән кешеләргә кунакчыллык, тирән рухият хас. Бездә бай традицияләр, киң күңеллелек яхшы сакланган. Караидел районы да –республикабызның шундый үзенчәлекле төбәге. Шушы көннәрдә биредә узган бер очрашу шушы фикерне янә бер раслады.
Үткән шимбәдә Уфа нефть дәүләт техник университетының бер төркем студентлары Караидел районында булып кайтты. Бу сәфәрне БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Светлана Туразянова оештырды.
Караидел районы һәм УДНТУ арасында дуслык күперләре күптән салынган инде. Чираттагы очрашуда кунакларны район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин, университет ректоры Олег Баулин, Светлана Туразянова җылы тәбрикләделәр. Мондый очрашулар һәр яшь кеше өчен мөһим. Чөнки дөрес һөнәр сайлау язмышны хәл итә. Ә тирән мәгълүмат булганда яшь кеше язмыш юлын ялгышмый сайлый. Башкортстанның әйдәүче югары ук йорты вәкилләре, Ангола, Мисыр, Йәмән студентлары белән оештырылган бу очрашу эшче һәм техник һөнәрләрне популярлаштыруга йөз тотты.
Кунаклар башлап Караиделнең 1 санлы мәктәбендә тукталды. Студентлар 10-11сыйныф укучыларына университет турында сөйләде, булачак абитуриентлар белән “Торба үткәргече төзе” осталык сәгате, “Икътисади җинаятьне ачыкла” һәм “Яшьләрнең туклануында замана проблемалары” квест-уены уздырылды.
Арытаба кунаклар Караяр авылына юл алды. Авылның күпфункцияле клубында “Креативлылык начар гадәтләрсез тормыш нигезе” дигән чара узды. Кунаклар игътибарына авылның кул эше осталары ясаган әйберләрдән бай күргәзмә оештырылган иде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү уку йортының мөмкинлекләренә багышланды. Шунда ук районның гүзәллеге белән таныштырган фильм күрсәтелде. Очрашуны нәкъ шушы авылда үткәрүнең матур сәбәпләре бар иде: авыл хакимияте башлыгы Рәйсә Солтанова “Аек авыл-2021” республика бәйгесендә катнашу тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәктәп директоры Гөлнара Кадрасова авылда яшьләр белән алып барылган эшләр турында бәян итте.
Ангола, Мисыр, Йәмән студентлары абруйлы уку йортында ничек укулары, студент тормышы турында сөйләде. Тирән белем биргәннәре һәм игътибарлы, җылы мөнәсәбәттә булганнары өчен алар – ректоратка һәм остазларына рәхмәт белдерде.
Студентлар үз илләрендәге хәмергә карата мөнәсәбәт турында да тәфсилләп сөйләде. Яшьләр, бертавыштан, алкогольнең бөтен дөнья кешеләре өчен явызлык чыганагы, начар җимергеч көч булуын белдерде. Авыл клубында шулай ук студентлар флешмобы, “Актерлык тренингы, сценарий һәм видео төшерү” кебек чаралар үтте. Кунаклар укучыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде. Җылы аралашу барысына да ошады. БДИ имтиханнары сынавын уңышлы үтеп, үзләре белем алган уку йортына укырга килергә чакырды алар мәктәп укучыларын. Азактан истәлеккә фотога төшәргә дә онытмадылар.
Кунаклар бу көнне Шамрат авылында да булды. Биредә аларны Караиделнең әкияти дөньясына чумып бер ләззәтләнү, авыл мәдәнияте, йола-гадәтләре белән танышу, кем өчендер беренче чаңгы ярышлары, биатлон узышлары, балык тоту; теләүчеләр өчен кар гизгечләрдә йөрү, тюбингларда шуу, җигеләгән ат чанасына утырып йөрү кебек маҗаралы, мавыктыргыч, онытылмас хәлләр көткән.
Мәңге кояш кыздырган илләрдән килгән бу яшьләргә калын көртләргә чумып йоклаган таулар, ак юрган ябынган, күкләргә ашкан чыршы-нарат урманнары, тип-тигез ялан булып боз астында йоклаган Караидел елгасы күренеше – онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Кышны күрми үскән егет-кызлар безнең ак карларга чын-чынлап гашыйк булды. Егыла-егыла чаңгы шуулар, ат чанасыннан йомшак ак карга тәгәрәп төшеп калулар әкияттәге төш кебек аларның хәтерендә уелып калыр. Аларга карап, без үзебезнең никадәр бай һәм матур илдә яшәвебезне бәяләп бетерәбезме икән дигән сорау туа хәтта күңелдә...