Болар кызыклы!
14 март 2022, 15:59

Ашыйсы килүне баса

Сагыз файдалы дип уйлаучылар игътибарына.

Ашыйсы килүне басаАшыйсы килүне баса
Ашыйсы килүне баса

 

Сагыз файдалы дип уйлаучылар игътибарына.

"Сагыз чәйнәү ашыйсы килүне баса», дип беләсезме? Әйдәгез белгеч фикеренә колак салыйк.

Сагыз аппетитны киметми. Сагызны авызга алуга, селәгәй бүленеп чыга башлый. Ашказаны ризык эшкәртергә әзерләнә башлый. Организмга ризык кермәгәч, ашказаны бушка эшли. Бу аның лайлалы тышчасына зыян сала. Гастрит, панкреатит, ашказаны җәрәхәте кебек хроник ашказаны-эчәк авырулары баш калкыткан чорда сагызны бөтенләй чәйнәргә ярамый.

2. «Сагыз тешләрне чистарта». Күпләр сагызны ашаганнан соң теш чистарту, авызга хуш ис кертү максатында куллана. Әмма ул теш щеткасы белән пастасын һич кенә дә алмаштыра алмый.

3. «Шикәрсез сагыз файдалырак». Мондый сагызларның составында, гадәттә, сорбит, ксилит, мальтит, аспартам кебек шикәр алыштыргыч матдәләр була. Сорбит белән ксилит – табигый балландыргычлар. Сорбит виноград, алма һәм миләштан табыла. Ксилит исә кукуруз чәкәне тышчасында, бөртеклеләр кабыгында була. Ясалма балландыргычлар рәтенә кергән аспартам исә нерв системасын зарарларга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Ксилит күләме нормадан артып китсә, эчне йомшарта.

Сүз уңаеннан, ксилит белән сорбит калория ягыннан гадәти шикәр белән бертигез. Шуңа күрә «шикәрсез» сагыз чәйнәү кешенең тән авырлыгына да, кандагы шикәр күләменә дә гадәти шикәр кебек тәэсир итә.

Фотo: fanzdorovia.ru

Ашыйсы килүне баса
Ашыйсы килүне баса
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас