

Шундый хәлдә калмагыз....
Һиндстанда , Oddity Central, хәбәр итүенчә, бер кәләш туеннан качкан. Ул да булса, кияү кеше туйга кадәр пеләш булуын яшереп йөргән булган. Кунаклар әйтүенчә, бар да үз тәртибендә барган. Әмма кәләш кияүнең еш кына баш киемен рәтләвенә игътибар иткән.
Кунакларның берсе серне ачкан - кияү парикта йөри икән! Бу кәләшнең кәефен кырган. Ул да түгел, аңын югалтып егылган. Аңына килгәч туйдан качкан. Шул сәбәпле ике як арасында низаг чыккан... Гауга кызганнан- кызган.... Туй сценариенә , планнан тыш, дөмбәсләшү өлеше дә килеп кергән. Аксакаллар кушылып кына ике якны килештергән.