

Дәвалап булмый торган авырулы 57 яшьлек Дэвид Беннет шундый тәүге операция кичергән кеше буларак тарихка кереп калган. Тик операциядән соң ул нибары 2 ай яшәгән.
Башта күчереп утыртылган дуңгыз йөрәге Дэвидның күкрәгендә берничә атна яхшы эшләгән. Медицина хезмәткәрләре раславынча, организм аны кире какмаган.
Университет галимнәре бу операциядән, ягъни генетик модификацияләнгән дуңгыз йөрәгенең кеше организмында берничә атна эшли алуы хакында үзләре өчен кыйммәтле мәгълүмат алулары турында белдерәләр. Аңлашылуынча, галимнәр мондый операциянең күпкә уңышлырак булачагына, ягъни кешенең озаграк яши алачагына зур өметләр баглыйлар. Әмма кеше өметләнә генә ала шул, югарыдагы көч барысын да үзенчә хәл итә.
Алай да галимнәр бу уйларыннан ваз кичмәгәннәр, алар арытаба да клиник сынаулар буенча эшләрен дәвам итәргә исәплиләр.
Фото:FBM