

Йоклар алдыннан карават астына карап алсаң, йокың тыныч булыр.
Ачкычны өстәл өстенә куйсаң, тавыш чыга.
Үз төкерегең үзеңә эләксә, киемнәреңне яңартасың.
Уң кулыгыз кычыту дустыгыз белән очрашуны вәгъдә итә. Сулы кычытса-икейөзле кеше белән.
Сул күзегез тартса – күз яшьләренә, уң күзегез тартса сөеклегезне күрерсез.
Телегезне тешләсәгез – кемдер сезне сүгә.
Көнче кеше үкчәсен бәреп йөрер.
Теше сирәк кешенең авызында сүз тормый.
Караңгыда ашама, ирең карак булыр.
Баласыз хатын балага узсын өчен аның башына кырык көне тулмаган яшь балалы хатынның сөтен койганнар.
Теле ачылырга тиешле баланың кулына тәмле әйбер тоттырып, кире тартып алганнар: янәсе, ачуы килсен дә берәр сүз әйтсен. Алай да теле ачылмаса, аңа чыпчык ите, күгәрчен йомыркасы ашатканнар.
Баланы күкрәктән аеру өчен аның мендәр астына кайнар йомырка салганнар: янәсе, йомырка белән бергә бала күкрәктән суынсын.