

Диетолог киңәшләре.
Бәрәңге – безнең икенче икмәк. Аның белән 200дән артык төр ризык әзерләнә. Икенче икмәк углеводка, аксымга, шикәргә, витаминнарга, минералларга һәм антиоксидантларга бай. Әмма Яңа елдан соң иркенләп шыта башлаган бәрәңгене ашарга ярыймы?
Диетолог шыткан бәрәңгене ашарга ярамый, ди. Табиблар аннан баш тартырга киңәш итә. Чөнки аның белән агуланырга мөмкин.
Шыткан бәрәңгедә соланин дигән токсик матдә туплана. Ул нык шыткан бәрәңгенең үзендә, шытыгында, сабагында күп була. Каян барлыкка килә соң ул?
Бәрәңгене җирдән казып алганда соланин бик аз күләмдә була. Тора-бара ул арта.
Иң күп соланин кабык астында туплана. Бәрәңге күзләре тирәли һәм аның яктыдан яшелләнгәнендә күп була. Соланин белән агуланган кеше үзен хәлсез тоя, башы авырта, коса.
Былтыргы бәрәңгене калын итеп әрчеп, пешереп ашау дөресрәк булыр.
Белгечләр шыткан иске бәрәңгедә бер файдалы матдә дә калмавын белдерә.
Чыганак: LETIDOR
Фото: