

Александр Рудзит моңа ничек ирешә?
Александр Рудзит исемле Уфа егетенә 9 яшь. Шуңа карамастан инде ул акча эшләү юлын тапкан. Александр күршеләренә чүп чыгарып ташларга, кибеткә барып, кирәкле азык-төлек сатып алырга булыша, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
"Эшсез утырмыйм!
Чүп чыгару - 10 сум, сезнең исемлек буенча кибеткә бару — 20 сумнан 50 сумга кадәр.
Саша, 9 яшь. Гадел һәм тырыш!”
Менделеев урамындагы бер йортның чатларында һәм подъезд ишекләрендә шундый игълан барлыкка килгән. Сашаның әнисе Регина сөйләвенчә, бу эшне ул үзе уйлап тапкан, ә аны моңа “Пес по имени Мани” дигән китап рухландырган.
Малайың башлангычын бөтен гаиләсе хуплый: бабасы белдерүләр бастыра, ә әнисе улы белән бик соң килгән “чакырулар” буенча чүп чыгарырга яки кибеткә йөри йөри.
Күптән түгел малай тәкъдим ителгән ярдәм исемлеген киңәйкән: хәзер ул кечкенә этләрне дә урамда йөртеп алып керә. Малайның хезмәтеннән кечкенә балалары булган хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге күршеләре файдалана икән.
"Саша шактый акча җыйды инде, ул менә дигән велосипед сатып алырга җитте. Хәзер яңа телефонга җыябыз”, — ди малайның әнисе.