Болар кызыклы!
2 март 2022, 06:26

Уйламаганда баеган

Аяк астында бәла генә ятмый...  

Уйламаганда баеганУйламаганда баеган
Уйламаганда баеган

Аяк астында бәла генә ятмый...

Таиландның Паттани шәһәрендә яшәүче бер ханым комлыкта йөргәндә байлыкка тап булган. Ул кашалот авызыннан чыккан амбра кисәге булып чыга. Затлы парфюмерия ясауда кулланылучы бу чималның бәясе шаккатмалы зур. Бу ханым тапкан амбра 30 кг килгән 2л 319 млн см дип бәяләнә, дип хәбәр итә The Independent.

30 яшьлек Аунмани Сарирайо табышны Сонгкл принцы Университеты каршындагы Фәнни-тикшеренү үзәгенә тапшырган. Белгечләр аның сыйфатлы амбра булуын һәм 100 миллион бат (319 миллион сум) торуын белдерә.

Сарирайо табышның бер өлешен дини оешмага һәм мохтаҗларга бирергә карар иткән.

Берникадәр алдарак, Малайзияле бер ханым кашалот авызыннан чыккан шундый табыш яныннан башта үтеп киткән, аннары кире әйләнеп килеп караган һәм табышлы булган, дип язганнар иде.

Керәсе ризык, теш сындырып керә, диләр шул...

 

 

Уйламаганда баеган
Уйламаганда баеган
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас