Болар кызыклы!
1 март 2022, 04:28

МАРТ

Бушай –  элек татарлар 21 февральдән 21 мартка кадәр сузылган вакытны шулай атап йөрткәннәр. Март аена туры килә диярлек. Йорт мал-туарының артым китерә торган чоры. Кешеләрнең язгы кыр эшләре алдыннан бушап торган вакыты.

МАРТМАРТ
МАРТ

Гарәптә исә Рәҗәб изге айлардан булып, аларда да бу айда һәртөрле эшләрдән һәм һәртөрле күченеп йөрүләрдән тыелып тора торган ай.

 

1 – Мәчеләр көне.

Бөтендөнья иммунитет көне.

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне.

2 – Халыкара шырпы көне.

3 – Бөтендөнья язучылар көне.

Композитор Салават Әхмәди улы Низаметдинов тууына – 65 ел (1957–2013).

6 – Халыкара теш табиблары көне.

Бөтендөнья глаукома белән көрәш көне.

8 – Халыкара хатын-кызлар көне.

9 – Композитор Рим Мәхмүт улы Хәсәновка – 75 яшь (1947)

10 – Русиядә архивлар көне.

11 – Наркоконтроль органнары хезмәткәрләре көне.

Сакчылар көне.

12 – Язучы Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимовның тууына – 135 ел (1887-1938).

13 – Планетарийлар көне.

14 – Халыкара елгалар көне.

15 – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.

19 – Халыкара клиентлар көне.

Су асты көймәсендә хезмәт итүче моряклар көне.

20 – Халыкара бәхет көне.

Халыкара астрология көне.

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне.

21 – Бөтендөнья шигърият көне.

Халыкара урманнар көне.

22 – Бөтендөнья су ресурслары көне.

Халыкара таксистлар көне.

23 – Бөтендөнья гидрометеорология хезмәте көне.

24 – Бөтендөнья туберкулезга каршы крәш көне.

Халыкара депрессиягә каршы көрәш көне.

25 – Русия мәдәният хезмәткәрләре көне.

Шагыйрь, драматург Мөдәрис Гайнелгыйлем улы Мөсифуллинга – 65 яшь (1957).

27 –  Бөтендөнья театр көне.

Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне.

28 – Опера җырчысы Раил Фазыл улы Кучуковка – 70 яшь (1952).

Язучы, шагыйрә Зәйфә Миргазиян кызы Салиховага – 65 яшь (1957).

30 – Җирне (планета) саклау көне.

 

Уңышлы көннәр

Хирургик операцияләр өчен: 1, 3, 5, 8, 11-17, 23-25, 27-29, 31.

Тешне, аның нервысын алдыру өчен: 20-22.

Теш дәвалау, пломба куйдыру өчен: 9-16, 20-24, 27, 28.

Сәяхәт, ял итү өчен: 4-6, 10, 11, 13, 16, 22, 24, 26, 28.

Чәчәкләр утырту өчен: 4, 17-18, 20, 23.

Автомобиль яки торак сатып алу өчен: 6, 9, 12, 14, 15-17, 22.

Никах, туй өчен:  4, 11, 13.

Авырга узу өчен: 1-8, 10-12, 14, 16-18, 20-27, 29-31.

Чәч кисү, буяу өчен: 6-8, 13-15, 18, 19, 25, 26.

Маникюр һәм педикюр өчен: 6-8, 14-17, 19, 20, 25, 26.

Ябыгу өчен: 3-17.

Пигмент таплары, сөялләрдән котылу өчен: 1, 19-31.

Эпиляция, депиляция өчен: 1, 2, 12, 18, 19, 22-26, 28-30.

Массаж өчен: 3, 5, 6, 16, 31.

Энергетик яктан уңышлы көннәр: 3-5, 9-11, 17-20, 23, 24, 26, 30, 31.

 

Авыр көннәр

Эш башлау өчен: 27.

Магнит давыллары: 2-5 (уртача), 11, 12, 31 (көчлесе),

Сәламәтлек өчен: 1, 2, 4, 18, 19, 27, 31.

 

Ай фазалары

Яңа ай –  2 март 20 сәгать 35 минуттан.

Ай үсә –   3 марттан 17 сенә кадәр.

Тулган ай –  18 март 10 сәгать 17 минуттан.

Ай кими –   1 март һәм 19 марттан 31 енә кадәр.

Ай тотылу  – юк.

Кояш тотылу – юк.

 

Фото чыганагы: culture.ru

МАРТ
МАРТ
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас