

Белгечләр файдаланылган подгузникларны автомобиль юлларын ремонтлауда файдаланганнар.
Файдаланылган памперсларны эшкәртү төбәккә импорт чималы сатып алуны киметүдә ярдәм иткән. Яңалык юлларның сыйфатын яхшырткан һәм черү өчен берничә йөз ел кирәк булган агулы пластик калдык-постыклар күләмен киметергә булышкан.
Британия белгечләре Уэльста ел саен 143 миллион поздгузникны ташлыйлар дип исәпләп чыгарган. Хәзер исә экономияләү максатыннан властьлар әлеге гигиена чарасын илнең 22 муниципалитетының унбишендә җыярга карар иткәннәр. Арытаба аларны юлларны яңарту чималы итеп эшкәртәчәкләр. Инициатива уңышка ирешсә, аны башка төбәкләрдә дә таратырга булганнар. Өстәвенә, яңалык эш урыннары да булдырырга ярдәм иткән.
Болар бер атуда ике түгел, дүрт куян тотканнар түгелме?!.