Болар кызыклы!
15 Февраля 2022, 08:00

Алар күп калмады

Юлларда совет чоры машиналары йөриме?

pixabay.compixabay.com
Фото:pixabay.com

“Автостат” агентлыгы мәгълүматларына караганда, Русия юлларында совет чорыннан ук йөргән автомобильләр бихисап.

Бүгенге көндә теркәлгән совет җиңел автомобильләренең өлеше 7,5% тан артык тәшкил итә.  Ул вакыттан бирле сакланган барлык транспортның яртысы диярлек– 3,3 миллион машина.

Бүгенге көндә СССР чоры машиналарыннан иң популяры – LADA 2106 (432 мең). Ә авыр йөклеләр арасында -УАЗ-3303 (19 мең), автобуслардан – КАВ-3270 (7 мең), мотоциклаллардан –“ИЖ Юпитер” (377 мең) лидерлар рәтендә.

Шулай итеп, статистиканың оптимистик исәп-хисапларына карамастан, йөргән совет машиналары күп калмады. Әйе, алар бик искергән, хәвефсез дә түгел, тик тиздән бу автомобильләрнең юлларда бөтенләй югалуын күз алдына китерү бераз күңелсез.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас