Болар кызыклы!
1 февраль 2022, 09:42

Йортлардагы бөҗәкләрдән ничек котылырга?

Имеш, бик гади ысул бар икән.

fumigation1.rufumigation1.ru
Фото:fumigation1.ru

Салкын мизгелләрдә фатирлар һәм шәхси йортларда еш кына язга кадәр җылыда яшәргә омтылган бөҗәкләрне күрергә мөмкин. Баксаң, йорт-фатирларыбызны коңгыз һәм тараканнардан  бөтнек коткарырга мөмкин икән. Бу хакта ”Московский комсомолец” яза.

Бөҗәкләр бөтнек исен яратмый, ди. Аннары, йортта бу үсемлек сакланган очракта, бинадагы һаваны сулавы рәхәт, тәмле исе дә бар.

Фатирда пәрәвез күреп калсагыз, бөтнекнең эфир маена су кушып (0.5 литр суга 10 тамчы эфир мае), бинада шушы эремәне сиптерергә кирәк. Пәрәвезне себерке яисә тузан суырткыч белән алырга кирәк. Һәм кул сирәк тия торган урыннарны, шул исәптә мебельнең арт якларын, батареялар артын яхшылап юарга кирәк. Шулай ук тәрәзә, ишекләр, плинтусларны яхшылап тикшереп чыгу комачауламас, бөҗәкләр яшәргә аеруча яраткан урыннарны сылап куярга киңәш ителә. Ябышкак аулар һәм махсус аэрозольләрне дә кулланырга була.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас