

Венгриядә яшәүче 30 яшьлек Анна Шепард башында беренче ак чәчләрен 13 яшендә таба. Әйтүенчә, классташлары аны ак чәчләре өчен мыскыллыйлар һәм "101 далматин" фильмындагы усал хатын "Круэлла" кушаматын тагалар.
Анна 14 яшендә фольклор белән илһамланып китә һәм, үзенең үзенчәлеген кабул итеп, чәчләрен үстерә башлый. Бүген аның чәчләренең озынлыгы метр ярымнан артып киткән. Чәчләремне ниндидер аерым режимга таянып үстермим ди ул. Ул аларны аена бер тапкыр юа һәм тыңлаучан һәм дымлы булсыннар өчен башына май сөртә икән.
Шепард чәчләре белән канәгать булуын һәм аларны кисмәячәген белдерә. "Элек кешеләр чәчләрем ак булган өчен тәнкыйтьләсәләр, хәзер мактау сүзләре генә яудыралар", - ди Анна. Шепардның Инстаграммдагы фотоларын күреп күп хатын-кызлар чал чәчләрен буямый башлаган. "Башка кешеләргә ниндидер ярдәмем тиюенә мин бик шат",- ди Анна.
Аннаның шулкадәр озын толымнар үстерүе чынлап та бик соклангыч. Уйлап карагыз әле: метр ярым чәчне тәрбияләргә никадәр көч, түземлек һәм вакыт кирәк!