Болар кызыклы!
22 гыйнвар 2022, 14:01

Могҗиза белән исән калган

57 яшьлек Лисала Фолау 60 кеше гомер кичергән бәләкәй утрауда яшәгән.

Могҗиза белән исән калганМогҗиза белән исән калган
Могҗиза белән исән калган

15 гыйнварда йортын буяган чакта аңа энесе цунами якынаюы турында хәбәр итә. Ир үзенең кыз туганы белән агач башына үрмәли.
Көчле зилзилә басылгач, җиргә төшәләр, ләкин өсләренә 6 метр биеклегендәге дулкын ябырыла. Диңгез эченә эләккәч улының ачыргаланып кычкыруын ишетә, ләкин җавап бирми. Әгәр җавап бирсәм, улым миңа ярдәмгә ташланачак, ул чакта икебез дә һәлак булачакбыз дип уйлап, эндәшми кала. Шуңа күрә, бер-бер артлы килгән көчле дулкыннар кочагына бирелеп, йөзә дә йөзә. Берәр агачка эләгеп калырга өметләнә. Ул чакта коткаручылар гәүдәмне табарлар һәм мине җир куенына тапшыра алырлар дип уйлый Фолау.
Ир Токетоке утравына кадәр йөзә. Атала ягына китеп барган полиция көймәсен күрә, аларга чүпрәк болгый, тик полицейскийлар аны күрми. Аннары Фолау Поло утравына 7 сәгать йөзә. Аннан ул Тонгатапу утравына юнәлә. 7,5 километр араны йөзгәндә ул бары тик гаиләсе турында уйлый. Көчле дулкын аны диңгезгә алып киткән вакыттан алып 26 сәгать үткәч ярга чыга.
14 гыйнварда Хунга-Тонга-Хунга-Хаапай су асты вулканы атылуы Тонга дәүләтендә цунами китереп чыгарган. Ул архипелагтагы бөтен утраулардагы йортларны җимергән. Властьлар табигать казасын моңа кадәр күрелмәгән һәлакәт дип атаган.
Әйткәндәй, шушы көннәрдә Ирландиянең Трали култыгында 12 сәгать буе бозлы суда яшәү өчен көрәшкән 30 яшьлек бер ирне дельфиннар үлем кочагыннан коткарган. Дельфиннар көтүе тәмам хәлдән тайган кешене түгәрәккә алып ярга барган чакта коткаручылар күреп кала.
Нинди генә хәлләр юк бу дөньяда? Могҗизалар түгелмени болар?!.

Фото: ribalych.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас