Болар кызыклы!
10 гыйнвар 2022, 06:26

Цейлон утравы

Шри-Ланка — Һинд океанының затлы энҗесе.

Цейлон утравыЦейлон утравы
Цейлон утравы

Ике мең елдан артык тарихка ия булган, биектән караганда күз яшенә охшап торган бу утрау-дәүләт кешелек дөньясының мәдәни һәм тарихи хәзинәсе булып санала. Әйткәндәй, җәннәттән куылган атабыз Адәм нәкъ менә биредәге тауга төшерелгән дип саный мөселманнар. Ул тау Адәм тавы дип атала. Җирле халык кына түгел, башка диннәр дә Адәм тавына чиксез хөрмәт белдерә.

Шри-Ланка — дөньяга Цейлон утравы исеме астында  танылган борынгы ил. Иксез-чиксез чәй плантацияләре һәм дөге басулары—утрауның горурлыгы. Шри-Ланка — ул кабатланмас тәмле чәйләр, асылташлар, вакыйгаларга бай тарихлар, сокланып туймаслык табигать күренешләре, җылы океан һәм 21 миллионнан артык кунакчыл кешеләр яшәгән әкияти гүзәллек төбәге.

Бу ил турында күп тасвирларга мөмкин. Бүген исә илнең конкрет бер почмагында — чәй плантацияләрендә “кунак” булыйк әле.

                   Шри-Ланканың чәй плантацияләре

Шри-Ланканың Нувара-Элия тау плантацияләрендә Цейлонның “шампан” дип аталган иң кыйммәтле чәен җыялар.

Инглиз колонизациясе чорында җирле плантаторлар Цейлонда кофе үстерергә булалар. Биредә яшүче төп халык сингаллар колонизаторларга хезмәт итүдән баш тарта. Шуннан соң инглизләр плантацияләрдә эшләргә Һиндстаннан тамилларны китерәләр. Шри-Ланка кофе экспортлый башлый. Шул ук вакытта аерым хуҗалыклар чәй үстерү буенча сынаулар үткәрүгә тотына. 1867 елда шотланд Джеймс Тейлор басуларына беренче тапкыр Кытайдан кайтарылган чәй куакларын утырта һәм бай уңыш җыеп ала. 1860 елларда кофе үсентеләре  яфракларны зарарлаучы “тутык” гөмбә чиреннән һәлак булалар. Бушап калган басуларга чәй утырталар. Тамил ирләре, кофега караганда чәй җыю җиңелрәк һәм бу эшне хатын-кызлар да башкара ала дип, чәй җыю эшеннән читләшәләр.

         ... Шри-Ланка тауларында иртән салкынча: җылылык нибары 10 —13 градус тәшкил итә. Чәй җыючыларның өсләрендә — җылы кофта, башларында — яулык, аякларында — арзанлы сандали, кайсыберәүләр хәтта яланаяк. Аяк киеме кимәү бик куркыныч, чөнки чәй куаклары төпләрендә елан оясы булучан. Шуңа күрә хатын-кызлар яфракларны җыярга тотыныр алдыннан тавыш чыгаралар, куакларны селкетәләр. Сөлекләр белән бу тактика эшләми, шуңа күрә соргылт канэчкечләрне ялга туктаган арада аякларыннан чүпләп алалар.

         Тагын да чәй җыючы аркасына капчык аскан, каты ботаклардан һәм чыктан саклану өчен озын алъяпкыч-итәк кигән. Чәй җыючының таягы да бар — ул аның белән эш участогын билгели.

         Плантацияләрдә куаклыклар бер-берсенә тыгыз урнашкан, кеше алар арасында чак-чак йөри.

         Күзләрне алмый чәй үсентеләренә карап торсаң, тау сыртына иксез-чиксез яшел хәтфә келәм җәелгән сыман. Тәҗрибәсе булмаган кеше эшкәртелгән куакларны эшкәртелмәгәннәреннән аера да алмый. Әгәр чәй җыю өчен “акыллы” машиналар булса, аларга тау сыртлары буйлап чәй җыю гаять катлаулы булыр иде. Чәй рәтләре арасындагы сукмакларда яшь чәй үсентеләре утыртылган. Тиздән алар ветеран-куакларны алмаштырачак.  35 елдан соң чәй куагының үсүе сүлпәнәя, шуңа күрә рәт араларына яшьләрен утырталар. Картларын кисәләр.

         Эш көне иртәнге 7 дән кичке 6 сәгатькә кадәр бара.  13 сәгатьтә кызлар төшкелеккә тамак ялгарга туктый. Алар термоска тутырган чәйләрен ачалар, кулларында — өйдән алып килгән дөге күмәче. Учлары кызгылт-соры: ул эзләрне чәй яфраклары калдырган. Чәй плантациясендә берничә ел эшләүчеләрнең кулына ул гомерлеккә сеңеп кала.

         Чәй җыючы хатын-кызлар эшкә чыгарга-юкмы икәнлеген үзләре хәл итә: плантация хуҗасы аларга эш хакы түләми, ә алар җыйган чәйне “сатып ала”. 30 килограмм яшь чәй яфрагын һәм бөресен җыйган өчен — 800 рупий. Сумнарда ул 30 сум тирәсе. Азрак җыйсаң, штраф салалар. Чүп-чар ягъни карт яфраклар һәм ботаклар эләктерсәң — янә штраф. Юеш яфрак эләксә дә штраф — чөнки су яфракның авырлыгын арттыра. Берничә штрафтан соң мондый “игътибарсыз” эшче белән хушлашалар.

         Чәй фабрикаларында, плантацияләрдәге сыман, тамил милләтеннән булган хатын-кызлар эшли.

         Плантацияләрдә якынча ике атнага бер тапкыр уңыш җыялар. Әйткәндәй, хатын-кызлар чәй плантациясендә эшләгәч, тәмле чәй эчеп кенә яшиләрдер дип уйларга мөмкин. Кызганычка каршы, итекченең читеге юк дигәндәй, алар өйләренә бер яфрак та алып кайта алмыйлар, чөнки хуҗа сизеп калса, аларны эштән куачак. Ә ялланып эшләүчеләргә, карга чукырдай гына булса да, эш хакы бик кирәк. Шушы аз гына эшләп алган акчаларына тамил хатын-кызлары гаиләләрен асрыйлар: ирләре авылда эш аз булганлыктан өйдә утыра яисә башка илгә акча эшләргә чыгып китәләр.

         Дөньяның күп плантациясендә чәйне кул белән җыялар. Машина кеше сыман чиста эшли алмый, чүпкә генә ярардайлары белән бергә ура. Өстәвенә, Шри-Ланкада машина өчен тау сыртындагы чәй плантацияләре бик текә. Җитмәсә, эш көче, машинага караганда, арзанга төшә.

         Чәй җыючылар плантацияләргә якын төзелгән фабрика баракларында яшиләр. Әлбәттә, үз йортларында яшәүчеләр дә бар.  Гади кешеләрнең йорт стеналары балчыктан сылап ясалган, өй түбәләре — шифердан. Уңайлыклар, кем әйтмешли, ихатада. Ихатада безнеке сыман — бакча. Өй эчендә балчыктан ясалган эскәмия, төнлә анда гаиләдәге ир затлары йоклый. Хатын-кызлар бүлмәсе аерым. Өйгә электр кертелмәгән.

         Фабрика управляющие югары белемле һәм чәй эшен аерым өйрәнгән. Управляющийның төп бурычы — эш механизмы артыннан күзәтү. Кара эшне башкаручылар — төсле тукымадан тегелгән кием кисә, җәмгыятьтә аерым югары урын биләүчеләр ак саронг кияләр. Тамил хатын-кызларының күпчелеге фабрикага эшкә барырга теләмиләр, чөнки плантациядә ирек күбрәк, теләмәсә эшкә бармаска да була, өстәвенә, эшләвеңне күзәтүче түрәләр дә юк, эш нәтиҗәсен генә тикшерәләр. Ә фабрикада эшләүче хатын-кызларга таләп зуррак: алар сәламәт булырга, эшкә җиңел өйрәнергә, әдәпле-игътибарлы булырга тиешләр. Бирегә очраклы кызларны эшкә алмыйлар. Фабрикада эш хакы аена 17 мең рупий.

         Чәй яфракларын XIX гасырда ясалган механик машина төрә Залның икенче башында чәйне сортларга аеручы бик дәү вертикаль иләк куелган. Зур кәгазь пакетларга тутырылган әзер чәй келәтләргә озатыла.

         Чәй производствосыннан аерым торган пыяла бүлмәгә дегустатор хуҗа. Чәй дегустаторы — бик абруйлы һөнәр. Ул һәр партиягә бәя бирә. Әгәр начар дип әйтсә, андый чәйне урындагы базарга озаталар. Бракка чыгарылган чәйне шулай ук фабрика хезмәтчәннәренә дә бирәләр.

Әйткәндәй, Бөек Британия королевасы өчен тәмле чәй нәкъ биредә җитештерелә. Король чәе иң яхшы кара һәм яшел цейлон чәйләре кушылмасыннан гыйбарәт. Королева Елизавета шундый чәйне ярата икән.  Югары тау ноктасында урнашкан һәр фабрика аңа шундый посылка әзерли. Таудан түбәнрәк төшкән саен чәйнең сыйфаты да түбәнрәк бәяләнә. Чәй королева сараена озатылганга күрә биредә туристларга бу бөртеклене  гаять кыйммәткә саталар.

         Цейлон чәе күптән инде легендага әверелде. Әмма аның бөтен дан-шөһрәте чит илләргә ташучы компанияләргә эләгә.  1970 нче елларда плантацияләр җирле халык кулына күчә башлый. Хәзер Шри-Ланка гражданнары да чәй җитештерү эше белән шөгыльләнә ала. Бүген Цейлон плантацияләреннән чәйнең чит ил, җирле һәм ланкий дип аталган брендлары сатыла. Утрауның чәй советы югары стандартларны раслаучы махсус сыйфат билгесе ясаган. Дәүләт гербы — тәпиенә кылыч эләктергән алтын арыслан. Чәй кабындагы рәсемдә хайван тиресендәге тимгелләре саны төгәл 17 һәм аларның саны буенча чын чәйне ясалмаларыннан аерырга мөмкин.

Шри-Ланканың бәйсезлеге турындагы килешүгә кул куйганда Бөек Британиянең төп таләпләрнең берсе булып урында җитештерелгән чәйгә эксклюзив хокукка ия булу була. Шулай булуга карамастан, бүген Кушма Корольлек Цейлон чәен күпләп сатып алучы ун ил арасына да керми. Русия беренчеләр исәбендә  тора. Шри-Ланкага кунакка килүчеләргә салым түләмичә ун килограммга кадәр чәй алып чыгарга рөхсәт ителә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас