Болар кызыклы!
6 гыйнвар 2022, 14:59

Йөгердек, аннары скандинавча йөрдек

Актив кушылдык.

Йөгердек, аннары скандинавча йөрдекЙөгердек, аннары скандинавча йөрдек
Йөгердек, аннары скандинавча йөрдек

Актив кушылдык.


Үткән елны да Яңа ел бәйрәме ялларына тематик көннәр билгеләнгән иде. Хәзер исә бәйрәм көннәрендә сәламәт яшәү рәвешен, спортны, гаилә институты ныклыгын, балаларга, яшь буынга көчле рухлы тәрбияви әһәмиятне арттыру максатында төрле фәһемле чаралар оештырыла. Аларда районыбызның киң җәмәгатьчелеге дәррәү катнаша.
Кичә шушы идеяләрне "күз уңында" тотып "Вәгъдәләр йөгереше" үткәрелде. Аеруча яшьләр-мәктәп укучыларының остазлары-тренерлары Ревинер Әхмәтов, Эдгар Вәлиев, сыйныф җитәкчеләре белән килүләре күңелле булды. Йөгереш алдыннан яшьләр бүлеге рәисе Илдар Галләмов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе мөдире Луиза Абдрахманова кайнар сәламләп, Яңа елда – Юлбарыстай нык булырга, чир-сыхрауларга бирешмәскә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр.
Теләкләр, вәгъдәләр бик төрле булды: кемдер тик "5" ле билгеләренә генә укырга, башкалар үзләренә бәхет, уңышлар, муллык теләп язган, ә иң үзенчәлеклесе инде – 5 метр араны йөзеп чыгу теләге иде. Бала-чаганың саф, матур, миһербан белән сугарылган уй-максатлары, һичшиксез, тормышка ашадыр.
Бүген инде скандинавча йөрү презентациясенә райондашлар белән кушылдык. Аны Чакмагыш авыл Советы биләмәсе башлыгы Фаил Ишморатов башлап җибәрде, оста итеп оештырды. Яшьләрнең һәм өлкәннәрнең зур теләк белән, спортка, актив яшәүгә битараф калмаулары куанычлы. Димәк, бар күңел халәтен биреп эшләгән район хакимияте халык белән дөрес, туры юнәлештә эшлиләр. Авыл җирлекләрендә дә чараларны мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерлек белән үткәрделәр.
Район гаилә ял итү үзәге паркыннан китеп, үзәк, район үзәгенең Ленин урамы буенча, Тынычлык аллеясендә ак-пакълек җиргә өстәп, йөрәкләргә өмет, сафлык нурлары индереп яуган күбәләктәй яуган карларга сокланып үттек. Район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова ахырда катнашкан якташларга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, һәр чарада ел әйләнәсенә актив булырга чакырды. Шунысы да мөһим, Светлана ханым үз үрнәгендә саулыкка игътибарны арттыруга өндәде.
Әйе, дуслар, чакмагышлылар һәрдаим гөрләп чаралар да үткәрә, сау-сәламәт яшәү рәвешен дә популярлаштыруга үз өлешен кертә. Әле Яңа ел каникулларында паркта-вакыйгалар үзәгендә һәр авыл Советы биләмәсенең, балалар сәнгать мәктәбенең һәм иҗат үзәгенең концертлы тамаша программалары гөрли, ә инде "Чакмагыш-Арена"да тимераякта шуулар даими үтә, чаңгы ярышлары да була.

Матур яши, ялкынланып эшли, чакмагышлылар!
Юлай Низаев.

Йөгердек, аннары скандинавча йөрдек
Йөгердек, аннары скандинавча йөрдек
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас