Болар кызыклы!
6 гыйнвар 2022, 18:57

Эшсез калырга язмасын!

Кемнәр каникуда эшли һәм ни өчен?..

Эшсез калырга язмасын!Эшсез калырга язмасын!
Эшсез калырга язмасын!

Кемнәр каникуда эшли һәм ни өчен?..

 

Яңа ел каникуллары дәвам итә. Ун көн дәвамында кем генә тик ятадыр, кем генә бу каникулларны үзен генә карап, ял итеп кенә уздырадыр? Сирәктер андый кешеләр, чөнки күпләр эшли. Әйтик, табиблар, полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, сатучылар, урам себерүчеләр, җир, су һәм һава транспортын йөртүчеләр, авыз –төлек җитештерүчеләр, икмәк пешерүчеләр, авыл хуҗалыгында тир түгүчеләр һәм башка күп һөнәр ияләре белән беррәттән без, журналистлар да, мич башында ятучылардан түгел.

Әйе,  көн саен сайтта кизү торабыз. Бу – беренчедән. Икенчедән, кичә зур шатлык белән “Өмет”нең Яңа 2022 елда беренче санын чыгардык. Моны раслап, кызларыбыз “Тик-ток” та төшереп куйган, үзегез карап инана аласыз, әйе, әйе, шыттырмыйм!

Шатлык белән беренче санны чыгардык, дидем, әйе, чөнки быел да безнең укучыларыбыз саны 10 000 артып китте. Рәхмәт сезгә, тугры дусларыбыз! Димәк, безгә канатланып, җаваплылык тоеп эшләргә сәбәп бар. Шулай булгач, эшләмәс җиреңнән эшләрсең – бурыч һәм яраткан һөнәр чакыра, укучыларыбыз көтә!

Яңа ел иминлек, куанычлар, уңышлар алып килсен, дуслар! Без сез яшәгән төбәкләргә барып җитеп, хәлләрегезне белешеп, уңышлар турында, матур хәбәрләрне кадерле туган – татар телебездә язып, йөрәкләрдән-йөрәкләргә илтеп җиткерү өчен күңел биреп эшләрбез. Барыбыз да эшле, сәламәт һәм шат кәефле булырга язсын.

Тормышларыгыз алмадай түгәрәк булсын, дуслар!

 Эшләрегез гөрләп барсын, үзегезгә ныклы сәламәтлекне юлдаш итеп алыгыз, аннан аерылмагыз! Иртәгә тагын дәртләнеп эшкә тотынырлык илһамлы булырга язсын!

Эшсез калырга язмасын!
Эшсез калырга язмасын!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас