Болар кызыклы!
4 гыйнвар 2022, 08:18

Таулар көчлеләргә буйсына!

Җирдәге каршылыклар җитмиме?..

Таулар көчлеләргә буйсына!Таулар көчлеләргә буйсына!
Таулар көчлеләргә буйсына!

Җирдәге каршылыклар җитмиме?..

 

Ни булган бу Чакмагыш егетләренә? Җирдәге каршылыклар җитмәгәндәй, берсен-берсе узып, биек тауларга үрмәлиләр дип уйлап куйдым тагын бер якташым – Азат Гариповның Эльбрус башына менүе турында ишеткәч. Аңа кадәр Эльбруска безнең Рөстәм Нәбиев – Омск казармасы җимерелеп, ике аяксыз калган, дөньяда кулларына гына таянып тауга менгән бердәнбер кеше күтәрелде. Безнең егетләрне тауларга нәрсә чакыра? Узып баручы елда соңгы командировкамда Азатның үзен күреп сөйләшә алдым.
Азат Гарипов Чакмагышның 1 санлы мәктәбен уңышлы тәмамлый. Кулына аттестат алгач, башта БДУның филология, аннары юридик факультетында белем ала. Мәктәптә легендар спортчы, БАССРның атказанган физик культура хезмәткәре, алыштыргысыз тренер Фидрат Афзал улы Гимаевта сабак алган Азатның да күңеле спортка тартыла. Зур спортны сайламаса да, сәламәт тормыш алып бару аның тормыш рәвешенә әйләнә. Соңгы еллардагы уңышларыннан: 2019 елда Уфада классик троеборье буенча узган Чемпионатта һәм Башкортстан Беренчелегендә 440 кг.лы штанганы күтәреп, призлы III урынны яулады.
Журналистикадагы тәүге адымнарында ук үзен туры сүзле, гаделлек яклы журналист итеп таныта. Ләкин туган як тарта, Чакмагышына кайтып, эшкуар булып китә. Аның ул еллары күп замандашларыныкыннан әллә ни аерылмый кебек. Аерып торганы – Эльбрус!
Илленең өске ягына чыккан улларының тау башына менәргә җыенуна әти-әнисе каршы (без алар өчен кайчан да бала шул) була. “Шушы яшеңдә нәрсә эшләп йөрисең анда?” – дип кире үгетләп тә карыйлар. Тик тауларга мәхәббәте бүген генә барлыкка килмәгән Азатның, ул, канатлы кош кебек, күптән шул тарафларга карап омтылган, беренче адымнарын ясаган.


– Башта Урал тавының иң биек ноктасы Ямантауга (биеклеге 1638
метр) мендем. Биеклектән тирә-як искиткеч матур булып күренә. Бу мине тагын да биегрәк менәргә ымсындырды. Озак уйламыйча, Эльбруска әзерләнә башладым. Иптәшләрем авырып китү сәбәпле, сәяхәткә үзем генә кузгалдым. Беренче талпынышта ук менеп җитмәдем, чөнки башка як кешесенә анда менеп җитү өчен климатка яраклашырга, дөрес экипировкага да кирәк. Әйтик, син тау итәгеннән җәй көне кузгаласың, менә-менә көз, кыш, яз белән дә очрашасың. Кием шул дүрт мизгелгә дә ярашлы булырга тиеш. Һава торышы әйбәт торса, менеп җитәсең. Бөтен уңыш шуңа бәйле. Климатка яраклаша алсаң, көнендә менеп-төшеп була, – ди Азат.
Әйе, тау халыклары өчен Эльбруска көнендә менеп-төшү әллә ни авырлык тудырмыйдыр. Ә безгә – тигез җир балаларына – һава җитми, җылы җитми, яки эссе булып тоела. Югарыга менгән саен тын алуы авырлаша, кан әйләнеше бозыла, шул сәбәпле аяк-кул очларына кан барып җитми, кеше үзенең туңуын да сизми. Шул сәбәпле һәлак булучылар күп икән. Таулар кешене сыный, каршылыкларын күрсәтә, калганы – һәркемнең үз ихтыярында.
– “Таулардан биегрәк таулар гына!” диләр. Ә анда менү – ул зур экскурсия. Эльбрусның 3800 метр ноктасында “Бочкалар” (махсус торак) тора, шунда кунасың, ризык әзерлисең, ял итәсең, климатка яраклашасың. Аннары 4 800, 5 200 метр биеклекне яулыйсың. Юл үткәндә һәр калкулыкның исеме, аның ниниди биеклектә булуы турында билгеләр бар, кызыл флаглар куелган. Әйтик, “Ияр” (“Седло”) 5202 метр биеклектә урнашкан. Менәсең, төшәсең, шулай климатка яраклашып, тау белән дуслашып йөрисең. Аннары иртәрәк, ягъни төнлә кузгалып, максат тоткан биеклеккә менеп җитәсең!
Августның 25 көнендә мин төньяк калкулыктан менеп киттем. Соңгы көндә һава торышы бик үк яхшы булмады. Әзгә калгач, менеп җитми борылучылар да була, ярты төркем сынауларга каршы тора алмый торып калды. Анда бер бауга бәйләнеп барасың бит. Минем артта әллә нинди авыр кеше булды, тоткарлап, комачаулап, хәлне алды. 5600 метр биеклеккә менеп җиткәч, Эльбрус түбәсенә менү өчен тагын 40 минут барырга кирәк (кемнәрдер шунда тукталып фотога төшә дә, кайтып китә). Шулай 5300 метрга кадәр кеше тартып менеп хәл бетте. Шуннан кире төштем дә, көньяк калкулыкка киттем. Инде мин климатка яраклашканмын, һава торышы яхшы иде. Үземнең темпта гына, кабаланмый гына, ял итә-итә генә мендем.
–Тауларга нәрсә җәлеп итә. Сине ымсындырган таулар бармы әле?- дип сорыйм мин.
– Тауга үз мөмкинлекләреңне сынау, шул биеклектән дөньяга Бер караш ташлау, соклану чакыра! Кешеләрдән аерылып тору, дан-шөһрәт, – ди Азат көлеп. – Әйе, тынгысызлык, тормыш мәгънәсен табарга омытылыш. Киләчәктә, бәлки, Казбекка юл алырмын. Бер максат куйгач, менәсе килә. Эльбруста сәяхәтчеләр, чит илдән килүчеләр аеруча көньяк калкулыкта күп. Тауларга теләсә кем менә алмый, акча һәм яхшы физик әзерлек кирәк. Кемнәрдер отпуск вакытында килеп, бөтен уңайлыклар өчен шактый акча чыгарып салалар да, вакытка сыярга теләп, гомерләрен куркыныч астына куеп, начар һава шартларында тауга юнәләләр. Анда күп нәрсәне һава шартлары әйтә. Хәйләләшкән кешеләр дә бар. 3800 метр биеклеккә менеп җиткәч, ратракига утырып кына 5200 метр биеклеккә менәләр. Шуның өчен 10000 сум түлиләр. Арытаба җәяү менеп китәләр.
– Кайда авыррак – тормыш юлындамы, таулар биеклеген
яулагандамы? – дигән сорауга Азат болай дип җавап бирде:
– Сынаулар монда да җитә, кемгә кызык, шул гына тауга бара. Кем тели, шул менә. Соңгы метрларда кыен, тын алып булмый, һава җитми. Ләкин анда бик матур күренеш. Тау башыннан тирә-якны күзәтү – үзе ни тора! Төрле илләрдә йөргәнем, сәяхәт иткәнем бар. Эльбруста нык матур- тирә-якта ак, соры түбәле тау үркәчләре, Грузия таулары күренә, искиткеч хозур күренеш! Моны күрү өчен сынаулар үтәргә дә була! Моның өчен тауларның иң биекләренә дә үрләү максаты үзен аклый! Җөръәт иткән кеше җиңәрлек биеклекләр күп!

 

Таулар көчлеләргә буйсына!
Таулар көчлеләргә буйсына!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас