Болар кызыклы!
30 декабрь 2021, 04:36

Яңа елга ничек әзерләнергә һәм каршы алырга?

Яңа елга бер көн калды!

vsemayki.ruvsemayki.ru
Фото:vsemayki.ru

Юлбарыс ашыкканны, юк-бар өчен борчылганны яратмый. Ләкин мөһим карарларны тиз, кыю хәл итә. Шуңа да бәйрәмгә алдан ук, төпле итеп, бар шартларны күз уңында тотып, әзерләнә башларга кирәк.

Ел хужасының сыны  белән өйне, диварларны бизәгез. Юлбарыс сынлы уенчыкларны чыршыга, ишек башларына, тәрәзә пыяласына элеп куярга мөмкин. Бәйрәм үтеп киткәч тә, уенчыкларны алып куймагыз. Өегездә тагын бер ай тирәсе (ел хужасы яхшырак ияләшеп китсен өчен) юлбарыс сынын тотыгыз.

Жегәрле, үзаллы Юлбарыс Яңа елны бурычлар белән каршы алуны өнәми. Бар бурычларыгызны түләп бетерегез. Шулай ук күңелегезне борчыган мәсьәләләрегезне хәл итеп кую яхшырак. Яңа елга үпкәләшү, аңлашылмаучанлык хисләрен алып кермәгез. Сүзгә килешкән дусларыгыз, туганнарыгыз белән уртак фикергә килергә киңәш ителә.

Юлбарыс тәртип, пөхтәлек ярата. Яңа ел алдыннан йортыгыздан иске, ватык, озак вакыт кулланмаган әйберләрне, жәлләмичә, чыгарып ташлагыз. Бу сынамыш, яңа, матур әйберләрне жәлеп итәр өчен эшләнә. Өйне бәйрәмгә әзерләгәндә артык күп бизәлеш, уенчыклар кулланмагыз. Ялтыравык, чыршы уенчыклары бер-берсенә туры килгән, ике, өч тәстән генә торырга тиеш.

Ел хужасы үзенең холкы буенча, ялгызлык, тынычлык ярата. Шуңа да бәйрәмне бары якын кешеләр, туганнар, сыналган дуслар белән генә каршы алырга кирәк. Зур компанияләрдә жыелып, артык шау-шу килеп, бәйрәм итүне Юлбарыс өнәмәс.

Хәзерге заманда кәгазь һәм тәңкә акчаларны сирәк куллансак та, Яңа ел төнендә кошелекка аларны салып куегыз. Ул акча бөгәрләнмәгән, ертылмаган булырга тиеш.

Машина йөртүчәләр өчен дә Яңа ел сынамышлары бихисап. Мәсәлән, бәйрәм белән тимер атыгызны да котларга онытмагыз. Машинагызга яңа чехол, себерке (щетка), ароматизатор һәм башка әйбер бүләк итегез. Шулай ук салонга, антеннага ялтыравык элеп куегыз. Машинада Юлбарыс сыны яисә сурәте (наклейка) булуы да, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүгә юрар.

 

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ҺИЧ ЯРАМЫЙ:

- жыештырылмаган, тузып беткән өйдә Яңа елны каршы алырга;

- бизәлмәгән чыршы янында бәйрәм итәргә. Әгәр чыршы булмаса, гөлне бизәргә мөмкин;

- бәйрәм алдыннан төймә тегәргә, бәйләм бәйләргә, гомумән, энә белән эш итәргә;

- 31 декабрь көне аяк киеме, савыт-саба, урын жәймәләрен сатып алырга;

- бәйрәм табынын начар кәеф, негатив уйлар белән әзерләргә. Шулай ук өстәл корганда гаилә әгъзаләры белән сүзгә килергә ярамый.

- Яңа ел алдыннан зарланырга, начар сүзләр сөйләргә киңәш ителми. 

Автор: Рәмилә Ситдикова. 

 

Читайте нас