

Юлбарыс беренче карашка куркыныч хайван булып күзалланса да, табигате белән мәрхәмәтле, көчле энергияга ия булган хайван. Ул әкрен генә, үз жае белән ауга йөри, корбанын күзли һәм максатына ирешүчән. 2022 ел Юлбарысның төп сыйфатларын үзендә чагылдырып, чагу, кискен үзгәрешләргә бай булырга вәгъдә итә.
Юлбарысның тагын бер көчле сыйфаты – көтелмәгәндә югарыга сикереш ясау. Яңа елда язмышыгызны үзгәртәчәк “сикереш”-үзгәреш, кискен борылышларга әзер булыгыз. Бу бигрәк тә ижади кешеләргә кагыла. Һөнәрегездә яңалык кертергә, башкача фикерләргә курыкмагыз.
Шулай ук Яңа ел үз өстеңдә эшләү, яңа һөнәр алу, төрле курслар үтү өчен файдалы. Алган белемегез зур уңышларга, финанс ягыгызның яхшыруына алып килер.
Әгәр күптәннән эш урынын, яшәгән жирегезне алыштырырга хыяллансагыз, Яңа ел бу зур вакыйгалар өчен - яхшы чор.
Юлбарыс төрле мәхәббәт аңлатуларына, романтикага битараф түгел. Бу елда ялгызларны мәхәббәт хисләре чорнап алыр. Ә парлыларны мөнәсәбәтләрендә яңа үзгәрешләр көтәр. Иң мөһиме – тормыш мәшәкатьләренә мәхәббәт хисләрен күмәргә ирек бирмәгез.
2022 ел язмышларын язмышка бәйләргә теләүчеләр өчен дә яхшы. Бу ел бик матур билгеле көннәр бүләк итә. Мәсәлән, 02.02.2022, 12.02.2022, 22.02.2022 һ.б.
Шулай ук туй көнен ай үсешенә туры китереп сайларга киңәш ителә. Гомумән, бу елны корылган гаиләләр бер-берсенә тугры булып, тыныч һәм бай тормышта гомер итәр. Авырлыклар килеп чыкканда, күзгә күз карашып сөйләшергә кирәк. Астрологлар, туйларны зурлап үткәрмәскә, ә бары якын кешеләрне, дусларны гына чакырып бәйрәм итәргә киңәш итә.
2022 нче Юлбарыс елында туачак сабыйларны чагу, матур тормыш юлы көтә. Алар һәрвакыт яңа үрләр, ачышлар, тәэссоратлар кичерергә омтылыр. Балачактан төрле үзгәрешләргә жиңел өйрәнеп китәрләр. Шуңа да тормыш көтүе, сынаулар үтүе аларга жиңел бирелер. Юлбарыс елында туган балалар тыныч холыклы, әмма кирәк чакта үз үзен һәм якыннарын яклый ала торган, туры сүзле, тырыш булып үсеп житәрләр.
Юлбарыс елында туган билгеле кешеләр: Елизавета II, Мэрилон Монро, Леонардо ди Каприо һ.б.
Автор: Рәмилә Ситдикова.