Болар кызыклы!
29 декабрь 2021, 03:04

Русиянең иң озын боз шугалагы Уфада?

Аның озынлыгы 1чакрым.

Русиянең иң озын боз шугалагы Уфада?Русиянең иң озын боз шугалагы Уфада?
Русиянең иң озын боз шугалагы Уфада?

Кичә Уфада иң озын шугалак ачылды. Аның озынлыгы 1чакрым, мәйданы-12,5 мең квадрат метр. Ул хәтта Русия буенча иң озыны булып саналырга мөмкин.(Тагын кайда шундый озын бар? Бәлки сез беләсездер?)

Шугалак Агыйдел елгасы буенда урнашкан. Халыкка уңайлы булсын өчен биредә шулай ук җылы үткәрелгән киенү-чишенү бүлмәләре, тимераякларны прокатка алу урыны, кафелар урнашкан. Шугалакка Дуслык монументы ягыннан, йә Конгресс-холлдан төшәргә мөмкин.

Шугалак дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә – 14:00 дән 21:00 гә кадәр,

җомга көнне – 14:00 дән 22:00 гә кадәр,

шимбә һәм якшәмбе көннәрендә – 12:00 дән 22:00 гә кадәр эшли.

Керү-бушлай.

Тимераякларны прокатка алу - 350 сум, буе 115 смга кадәр балаларга – 150 сум,

укучыларга, студентларга һәм пенсионерларга – 250 сум.

Ике гаилә тарифы бар: әни, әти һәм бер бала - 700 сум, әни, әти, ике бала – 800 сум.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас