Болар кызыклы!
29 декабрь 2021, 06:20

Киләсе елдан ни көтәргә?

Эмоцияләргә бай ел булыр.

pixabay.compixabay.com
Фото:pixabay.com

Көнчыгыш календаре буенча, киләсе ел озак вакытлар хыялларда гына калган якты, матур, урыны белән көтелмәгән вакыйгаларга бай булачак.

Ел хуҗасының стихиясе — су. Киләсе елда эшне, фатир, яшәү урынын алыштыру берни тормый. Бары тик алга! Хәтта башка җиргә күчеп китү вариантын да карарга була.

Юлбарыс — көчле холыклы хайван, аның белән сак булу киңәш ителә. Ул маҗаралар ярата, курку хисен белми. Стихиясе су булу аны әзрәк басып тора, тынычландыра.

Ничек каршыларга?

Яңа ел алдыннан өегезгә булачак ел символы алып куйсагыз әйбәт. Пыяла яисә хрустальдән эшләнгән булса, тагын да яхшырак, бу әзме-күпме суга ишарә дә булып тора. Өйне бизәгәндә табигый материаллардан эшләнгән әйберләр куллану отышлы: чын чыршы яисә нарат ботаклары.

Яңа ел кичен быел өйдә, гаилә, якын туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Юлбарыс артык тавыш яратмый, аңа өй җылысы булуы мөһим.

Яңа елны каршылау өчен күк, зәңгәрнең бөтен төсмерләре, кара, соры, аксыл көрән төсләр кулай. Юлбарыс елын җәнлек йоныннан, тиресеннән эшләнгән киемнәр һәм аксессуарлардан каршыларга ярамый. Ел хуҗасының ачуын чыгаруыгыз бар. Агач яки металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре яхшырак булачак. Өстәлегезгә текстиль эскәтер ябып, һәр кунакка җитен тастымал кую да яхшы. Буйлы-буйлы юлбарыс тиресе төсмерләрен кабатлап, декорга коңгырт төсләр өстәү дә килешәчәк.

Чиста өйдә Яңа елны каршы алу үзе бер рәхәт. Шуңа күрә бәйрәмгә бераз алданрак әзерләнә башлап, юып-җыеп чыгыгыз.

Яңа ел табынында ит, итле ризыклар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшы. Кем нинди ит ярата, монда чикләүләр юк. Ел хуҗасы ни дисәң дә ерткыч җәнлек.

2022 елның төп саны — 6. Ул җаваплылыкны кабул итү, батырлык һәм кыюлыкны аңлата. Киләсе ел чыдамлылыкка тикшерәчәк. 2022 елның алдан әзерләнергә кыен булган, көтелмәгән үзгәрешләр, борылышлар алып килүе дә ихтимал.

Нумерологиядә 6 саны — көчле сан. Ул тотрыклылык һәм ышаныч билгесе дә. Шул ук вакытта 6 саны куб белән дә ассоцияләштерелә. Ул камиллек, матурлык һәм сәламәтлек символы да. Узып баручы ел безгә бик күп яңалыклар алып килде — бик күп локдауннар булды. Хәзер исә шул темпка ияләшеп, яңа тормышка ияләнә башларга вакыт.

Юлбарыс елында безне бик күп эмоцияләр көтә. Үз хисләреңне һәм эчке сиземләүне дә тыңларга кирәк. 2022 елда үз хисләрегезне арканларга тырышмагыз, аларга ирек бирегез. Юлбарыс елы гаилә төзү, уку һәм үзеңнең кем икәнеңне ачыклау өчен яхшы вакыт. Йога белән шөгыльләнә башласагыз да була.

Юлбарыс елында туган кешеләргә финанслары белән сак булырга киңәш ителә, бу якны контрольдә тотарга кирәк. Юлбарыслар өчен бер генә акча эшләү ысулы бар — бу даими һәм намуслы хезмәт. Шулай ук бу елда күчемсез милек яки машина сатып алу мөмкинлеге дә бар. Төп чыгымнар җәй көне көтелә, моңа әзер булыгыз.

Кешеләр белән аралашкан вакытта аларны аңларга һәм дипломат булып калырга тырышыгыз. 2022 ел актив булган һәм көчләрен акча эшләүгә юнәлтелгән кешеләр өчен уңышлы булырга охшап тора. Шулай да моңа җиңел акыл белән карап, уңышка ышанып кына ятып булмый. Килеп кергән керемнәрегез белән сак эш итегез, артыгын киләчәк өчен янга калдыру да яхшы булыр. Көтелмәгән чыгымнарны булдырмаска тырышыгыз.

2022 елда булачак һәр яхшы вакыйгага рәхмәтле булыгыз!

Чыганак: интертат.

 

Читайте нас