Болар кызыклы!
29 декабрь 2021, 10:45

Ел саен бер үк агач

Гаилә 34 ел элек алынган чыршыны бизи.

botanichka.rubotanichka.ru
Фото:botanichka.ru

Американың Калифорния штатында яшәүче гаилә Яңа ел чыршысын ташламаган.

Моннан 34 ел элек Джина Ирвайн һәм Джо Мистретта 60 сантиметрлы чыршы агачын 20 долларга сатып алган булган.  Аны өйгә алып кайтып гирляндалар белән бизәгән.

Бәйрәм тәмамлангач, Мистретта кечкенә наратны киләсе елга кадәр саклап калырга һәм аны чүлмәккә утыртырга уйлый. Бер елдан соң алар аны яңадан бизи. Вакытлар узу белән бу гаилә традициясенә әверелә.

34 ел эчендә нарат шактый үскән. Агач түшәмгә терәлеп бетмәсен өчен, аны кисеп торырга туры килә. Моннан тыш, аны елына берничә тапкыр яңа чүлмәккә күчереп утырталар.

Джина белән Джо наратны малайларына мирас итеп калдырырга ниятли. Бу агачларның гомер озынлыгы 300 елга җитә, шуңа күрә ул күп буыннарга җитәчәк.

Чыгынак: lenta.ru

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас