Болар кызыклы!
28 декабрь 2021, 06:40

Совет чоры бәйрәме

Ул вакытта Яңа елны ничек каршы алганнар?

pixabay.compixabay.com
Фото:pixabay.com

СССР гражданнары өчен яңа ел каникуллары булмаган.  Рәсми ял көне бары тик 1 гыйнвар исәпләнгән. 31 нче декабрь эш көнендә өйдә бәйрәм табыны да әзерләп өлгерергә кирәк булган.  Ул вакытта азык-төлекнең күбесен танышлар аша юллап алырга туры килгән. Гомумән, азык-төлек дефицит булган.

Әзерлек яңа елга кадәр үк башланган. Һәр бала яхшы аңлаган: суыткычта саклана торган яшел борчак, куертылган  сөт (торт өчен), шпрот яки сайрага тияргә ярамый. Моннан тыш, 250 граммлы пыяла банкларда майонез, казылык, каплы кәнфит сатып алганнар.

Бүгенге кебек төрле-төрле спиртлы эчемлекләр булмаган, әмма  шулай да сайлау мөмкинлеге булган. Грузин яки әрмән коньяклары, “Столичная” аракысы, "Совет шампан шәрабы" бәйрәм өстәленә куелган.

Табынны бизәгән  кабымлыклардан – ит, казылык, колбаса, шпротлы бутербродлар, койка (холодец). Иң билгеле салкын кабымлыклардан «Кышкы» салат әзерләгәннәр, аны күпләр «Оливье» дип атаган. Шулай ук “Сельдь под шубой” салатын да эшләгәннәр.

 Кайнар ашка, һичшиксез, пилмән пешергәннәр.  Гаилә белән бергәләп әзерләнгән ул. Пилмәнне бергәләшеп  ясаганда ил һәм дөньядагы вакыйгалар, балаларның укуы һәм күршедәге яңалыклар турында фикер алышу алып барылган. Татар һәм башкорт гаиләләрендә еш кына табынга тутырган тавык  та куйганнар.

Уфада яңа ел чыршылары 50нче еллар уртасында куела башланган. Төп күңел ачу чарасы-тауда шуу һәм җигүле атларның чаналарында йөрү булган.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас