

Беренчедән, үзегез өчен матур һәм уңайлы кием алыгыз. Ул йомшак шарф, матур рәсемле бияләй, җылы свитер һәм башка әйбер булырга мөмкин. Яңа алынган кием күңелегезгә ошарга тиеш. Аны кигән саен кәефегез күтәрелер
Икенчедән, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бүләкләр алыгыз. Кеше бүләк тапшырганда алганга караганда ныграк сөенсә. Моны галимнәр күптән раслаган. Кибетләр буенча йөрү һәм бүләк сайлау сездә уңай тәэссоратлар уятыр.
Өченчедән, бүләкләр сатып алганнан соң, төрергә дә кирәк. Аларны төрле төстәге тартмаларга яки матур Яңа ел пакетларына салыгыз.
Дүртенчедән, гаилә фотосессиясен оештырыгыз. Бу гамәл гаилә әгъзаларын үзара якынайтыр, мөнәсәбәтләрне ныгытыр.
Бишенчедән, туганнарыгызның берсе дә әзерләмәгән нинди дә булса яңа ризык пешерергә өйрәнегез, ә Яңа ел төнендә барлык кунакларны шул ризык белән шаккатырыгыз.
Алтынчыдан, Яңа елга теләкләр яки максатлар языгыз. Кыш бабайга хат язган кебек, бер бит алыгыз да барлык уй-ниятләрне, хыялларны тезеп чыгыгыз.
Җиденчедән, иң мөһиме: барлык элекке үпкәләрне онытыгыз, сезне кыерсыткан кешеләрне гафу итегез. Нәтиҗәләр ясагыз, начар хис-тойгылардан арынып, алга таба өмет белән карагыз.