

Булдыклы яшьләр.
“Оста куллар” бәйгесе гәзитебездә ел буена дәвам итсә дә, бөтен осталарны да аның кысаларында гына күрсәтеп бетерү мөмкин түгел иде, чөнки безнең халыкның кулыннан килмәгән эше юк. Узган командировкада Чакмагыш районы үзәгендә яшәүче Азат Гатауллин белән дә танышырга форсат туды.
Киң итеп ачып куелган гараж эченә күз ташлагач, уенчыклар кибетеме әллә бу дигән уй йөгерде. Ул да булса, бу Азатның эшләнмәләре икән. Төрле төстәге сыннарның күплегенә башта гаҗәпләнеп калдым, аннары аларны җентекләп карый башладым. Миңа сәлам биргән егеткә сәлам кайтарырга да ашыкмадым бугай, чөнки бөтен игътибарым шул сувенирларда иде. Әкиятләр иленә эләккән бала кебек, һаман аларны җентекләп күзәттем. Шунда ук, бик яшь, үсмер кебек кенә тоелган теге егет белән әңгәмә дә бәйләнеп китте.
Гаҗәеп кызыклы һәм мавыктыргыч эшләнмәләрнең авторы – Азат Гатауллин дигән егетебез Чакмагышта яшәүче, үрнәкле, 3 балалы гаиләнең уртанчы уллары булып чыкты. Ул кечкенәдән оста куллы, сабыр булып үсә. Күп вакытын нидер ясап уздыра.
-Кеченәдән үз кулларым белән нидер эшләргә яраттым һәм эшкуар
булырга тели идем. Матурлык тудырып, кешеләрнең бакчаларына, йорт-ихаталарына ямь биреп торырлык әйберләр ясыйсым килде.
Чакмагыш гимназиясен тәмамладым. Хезмәт дәресләрендә агачтан төрле әйберләр ясарга ярата идем. “Оста куллар” түгәрәгендә күп нәрсәгә өйрәндем. Бөтен төр чимал белән дә эшли беләм, чигү дә чигәм. Бүгенге көнгә 200дән артык төрле сыннар ясадым, киләчәктә үз фантазия җимешләрмне генә тудырып, үз брендымны булдырырга телим, – ди егетебез.
Азатка ничә яшь дип уйлыйсыз, дуслар? Әйе, яшь әле, 24 кенә аңа. 2019 елда ул шәхси эшкуар булып теркәлеп, үз хыялын чынга ашырган. Азат бакчаларны, йорт эчләрен, ихаталарны бизәп торучы сыннар ясый. Алар гипстан һәм пластмассадан эшләнә. Төрле буяулар белән бизәлә. Быел ул күпләп юлбарыс сыннары ясаган. Яңа елга әзерлекне Азат барча кешеләрдән дә алданрак башлый булып чыга! Үзе кебек эшне аңлап, җаваплы караган иптәшләре ярдәмләшеп тора.
–Абыемның да, энемнең дә сабырлыгы җитми моның белән утырырга, – ди ул көлеп. – Киләчәктә эшләнмә төрләрен арттырырга телим. Кешеләрнең яшәеше матур булсын!
Менә шулай итеп, һөнәре буенча нефтьче егет җир өстен бизәүгә алынган. Чын күңелдән бирелеп, яратып эшли ул. Уфа, Дүртөйле, Бакалы якларыннан килеп товарын күпләп алучы сәүдә нокталары да табылган. Товарга хакны, ике як та килешеп, кеше хәле җитәрлек итеп куялар икән.
Бу көнне Азат киң колач белән Яңа ел сувенирларын әзерләү белән мәшгуль иде. “Эшле килсә, эш эшләшә, эшсез килсә, эш калдыра”, дигән әйтемне истә тотып, һәр минуты алтынга бәрабәр булган Азатка артык комачауламый китәргә әзерләндек. Алай да, ап-ак, төнлә балкып янып торучы болан сыннары һәм кайсыдыр авыл хакимияте соратуы буенча әзерләнүче чана янында туталмый, алар белән сокланмый уза алмадык. Иҗат һәм хыял юлың шул ак гирляндалар кебек ак, озын булып, балкып торсын, Азат. Изге гамәлең үзеңне һәм матурлыкка гашыйк күпләрне сөендерсен!