Болар кызыклы!
24 декабрь 2021, 05:16

Төлке хакимияткә килгән

Бу хәл Башкортстанның бер районында булган.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Әбҗәлил районы үзәге Аскардагы хакимият бинасы каршысына төлке килеп утырган.

Аның хакимият алдында тыныч кына утыруын урындагы халык видеога төшереп алган. Күрәсәң, кыргый хайваннар да белә кая килергә кирәк икәнлеген. Җылы урынның кайда икәнлеген алар да сизә микән әллә?

Әйтергә кирәк, кыргый җәнлекләрнең кеше яшәгән урыннарга килүе сирәк күренеш түгел. Мәсәлән, Уфа урамнарында пошилар йөрү очраклары булды. Бер боланны да коткарырга туры килде.

Шулай да кыргый хайваннарның хакимият бинасы алдына килеп утырганнары юк иде, шикелле. Төлкенең хәйләкәрлеге инде бу.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас