Болар кызыклы!
10 декабрь 2021, 05:48

Кемнең дөясе матуррак?

Тик менә быел бер гыйльлә килеп туган.

Кемнең дөясе матуррак?Кемнең дөясе матуррак?
Кемнең дөясе матуррак?

Сәгуд Гарәбстанында декабрьдә король Абдулазизның дөяләр арасында чибәрлек бәйгесе оештырыла. Бүләк күләме 66 миллион доллар (4,8 млрд. сум) тәшкил итә. Матуррак күрсәтү өчен дөяләрнең "йөзләренә" ботокс кадау, "бит" тиресен тарттыру һәм башка косметик процедуралар ясау катгый тыела. Бәйгене оештыручылар җиңүчене баш, муен, үркәч һәм гәүдәсе формаларына нигезләнеп билгелиләр.
Тик менә быел бер гыйльлә килеп туган. Дистәләрчә дөя хуҗалары малларының ирен һәм борын формаларын үзгәрткәннәр, күкрәк мускулларын киңәйтү өчен гормон кулланганнар. Шулай ук зурайту өчен дөяләрнең башларына һәм иреннәренә ботокс кадаганнар. Моннан тыш, резина бәйләүләр белән хайванның аерым гәүдә өлешләрен зурайтканнар. Дөянең йөзен үзгәртү өчен филлерлар кулланганнар.
Конкурс судьялары хайваннарның тышкы кыяфәтендә кеше кулы уйнаганмы-юкмы икәнлеген махсус технологияләр ярдәмендә тикшергәннәр. Нәтиҗәдә алар бәйгедән 40 дөяне куып чыгарганнар. Бәйге оештыручылар алдашу юлы белән җиңәргә теләгәннәргә зур штрафлар салачакларын белдергән.
Чибәрлек бәйгесеннән тыш, фестиваль кысаларында дөя чабышлары, сатулар һ.б. чаралар үткәрү каралган.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас