Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 декабрь 2021, 13:35

Ни өчен яңа штамм “омикрон” дип атала?

"Ню" яки "кси" дисәләр дә булыр иде...

olga1982a.livejournal.com
olga1982a.livejournal.com

Ноябрь уртасында Көньяк Африкада коронавирусның яңа штаммы ачыкланды. B.1.1.529 штаммына "омикрон" дигән исем бирелде. 

Омикрон – грек алфавитының 15нче хәрефе. Ә аңа кадәр ню һәм кси (13 һәм 14нче хәрефләр) бар. Ни өчен аларны төшереп калдырганнар?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан аңлатуларынча, алар инглиз һәм кытай телендә сөйләшүчеләргә уңайсызлыклар китереп чыгармас өчен әлеге хәрефләрне сикереп үткәннәр. Чөнки “ню” – инглиз телендәге “new” (тәҗемәсе – яңа) сүзе белән аваздаш. Ә “кси” Си сүзенә – Кытайда киң таралган фамилиягә ­– охшаган.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: