Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 декабрь 2021, 20:30

Ерактагы якын кардәшләр

Япония милли киносы йолдызы кем дип уйлыйсыз?

Ерактагы якын кардәшләр
Ерактагы якын кардәшләр

Япония милли киносы йолдызы кем дип уйлыйсыз?

 

 Татар ул! Әйе! Берни дә уйлап чыгармадым. Бу кадәрене уйдырма итеп оештыру кыен булыр иде, мөгаен. Әмма Япония милли киносы йолдызы Рой Джеймс турында сөйләргә тиешмен.

20 гасыр киносы йолдызы Рой Джеймс – татар. Аның чын исеме – Габдулла Сафа.

Рой Джеймс (ингл. Roy James, тат. Габдулла Габделхәннан улы Сафа, 1929 елның 9 мартында Токиода туган.

Сафа Гайнан улы Япон киносының билгеле актеры, телевидение комментаторы, төрле  уен шоуларын алып баручы буларак киң билгеле  абруйлы шәхес була. “Була” димен, чөнки ул 53 яшендә, бугазында яман шеш авыруы булу сәбәпле дөньядан китә. Ул 1982 елның 29 декабрендә үлгән. Ул вакытта Япониядә татарлар яшәве белән кызыксынучылар илебездә ничә кеше булды икән?..

Габдулла Сафа Токиода, Русиядән күченеп килгән эмигрант татар гаиләсендә туган. Әтисе – Гайнан Мөхәммәт Сафа (1898-1984). Ул гомеренң соңгы көннәренә кадәр Токио мөселманнары мәхәлләсе имамы була.

Аларның гаиләсе төрек гражданлыгы ала, ул Токионың Ситамати дигән ярлылар районында үсә. Төркия 1945 елның февралендә союзниклар ягына күчкәч, Габдулла Сафаны кулга алалар һәм дошман саналган илләрдән кулга төшерелгән кешеләр белән бергә каторга эшләренә юллыйлар.

Тоткынлыктан азат ителгәч, Габдулла Сафа эшли, аннары Япониянең Мэйдзи университетын тәмамлый, киноактёр булып китә. Рой Джеймс псевдонимы белән кино йолдызы булып китә.

Ул күп фильмнарда, шул исәптән, «Годзилла»да, Джеймс Бонд – агент 007гә багышланган пародия фильмында, шуалй ук рекламаларда һәм телешоуларда соратылган актер була. Япониядә 60нчы еларда чит ил кешесен уйнап, ул тагын да зуррак популярлык яулый. Япон гражданлыгын Габдулла Сафа 1971елда гына ала. Японлылар үз милли киноларында Джеймс Бондны һәм башка саллы рольләрдә чит ил кешеләрен америкалы яки инглиз, яки берәр Көнбатыш  кешесе уйный дип уйлыйлар. Татар булуын бегәч, аптырауларының чиге булмый.

Әмма менә нәкъ шул татар каны һәм тышкы кыяфәте Габдулла Сафага кинода зур уңышларга ирешер форсатлар бирә.

Әмма аның тормышы катлаулы һәм кыска була. Габдулла Сафа яман шеш авыруннан җан тәслим кыла. Ул Токиода мөселман зиратында җирләнгән. Әтисе ике ел гына соңрак, 1984 елда вафат була.

Чыганак: Татарлар-инфо.

Ерактагы якын кардәшләр
Ерактагы якын кардәшләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: