*Иң зур гәүдәле тәвә кошының биеклеге 270 сантиметрдан арта, ә гәүдә авырлыгы 150 килограммга кадәр җитә.
*Нигездә үсемлекләр, җиләк-җимешләр, орлыклар белән тукланалар. Бөҗәкләр һәм вак хайваннарны да ашарга мөмкиннәр.
*Куркыныч килеп туганда башларын, без уйлаганча, комга тыкмыйлар, ә йөгереп качалар.
*Олы тәвә кошы сәгатенә 70 километрга кадәр йөгерә.
*Бәбкәләре исә бер айдан соң сәгатенә 50 километрга кадәр йөгерә алалар.
*Йөгергәндә адымнары 4 метрга кадәр җитә.
*Страуслар агрессив кошлар булып санала, алар хәтта арысланга каршы сугышырга әзер торалар.
*Гәүдәләренә карата башлары бик кечкенә.
*Озын муеннары һәм яхшы күрүләре аркасында куркыныч тууын ерактан күрәләр.
*Тәвә кошы аягы белән тибеп зур ерткычны да җәрәхәтли ала.
*Аякларында ике генә бармак, алар исә аңа тиз йөгерергә булыша.
*Инә страус үзенең йомыркаларын кәнизәкләрнекеннән аера алмый.
*Ашар ризык эзләп чүл буйлап бик күп чакрымнар үтәргә сәләтлеләр.
*Страуслар арасында матриархат өстенлек итүе сәбәпле, нәсел үрчетүгә сәләтле, ләкин йомшак холыклы, күп инә страуслар парсыз торып кала.
*Әгәр ояда йомыркалар артык күп булса, инә страус аларның берничәсен оядан чыгарып ташлый.
*Йөзләрчә еллар элек страуслар тоташ Африкада гына яшәгән. Бүгенге көндә аларны Африканың берничә илендә генә очратырга мөмкин. Хәзер алар Австралиядә күпләп яшиләр.
*Салкынны чагыштырмача җиңел кичерүләре сәбәпле, ә аларны Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек белән бүләкләгән, бүгенге көндә страусларны Русия фермаларында да үрчетә башладылар. Ә Африкада аларның саны елдан-ел кими дип бәяләнә.