Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 ноябрь 2021, 11:45

Сагыз чәйнәсәң, вирус йокмый

Гади сагыз түгел ул.

ufatime.ru
Фото:ufatime.ru

Пенсильвания Университеты галимнәре, махсус формулага таянып,  SARS-CoV-2-нең вирус кисәкчәләрен төкеректә тоткарлап калучы сагыз уйлап тапкан.

Сагыз өстендә эш барышында авторлар коронавируслы инфекцияле пациентлар авызларыннан әлеге сагызны чәйнәр алдыннан һәм чәйнәгәч мазок алганнар. Сагыз мазоклардагы коронавируслар санын 95 проөентка киметүе ачыкланган. Бу сагыз чәйнәүченең тын алганда яисә ютәлләгәндә  тирә-яктагыларга вирус йоктыру ихтималлыгын киметә.  

Чыганак: UfaTime.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: