Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 ноябрь 2021, 11:34

Страуслар патшалыгы

“Ир —баш, хатын — муен. Муен башны кайсы якка тели, шул якка бора”. Бу борынгы тапкыр мәкаль кешеләр өчен генә түгел, бүгенге темабызның төп персонажлары страуслар өчен дә гаять актуаль. Чөнки бу кошлар гаиләләрендә абсолют матриархат идарә итә: инә страуслар мәһабәт гәүдәле һәм гаярь холыклы “ирләре” белән тулысынча җитәкчелек итәләр.

Страуслар  патшалыгы
Страуслар патшалыгы

“Кызлар егетләр күзли”

         Яшь инә страуслар ояда кем хуҗа булачагын парлаша башлаган мәлләрендә үк күрсәтәләр. Бу мөһим эш кошлар зур булмаган — йөзгә кадәр — төркемнәргә оешып, чүлдә сирәк-мирәк очраучы суы кибеп барган сулыкларда очрашкан вакытларына туры килә. Инә страуслар булачак партнерларына караганда “никахлашуга” иртәрәк әзер булалар. Башта инә страус бик тәфсилләп ата страусны күзәтә. Аннары араларыннан берсен сайлап алып аңа игътибар билгеләре күрсәтә башлый. Сайлап алынган бәхетле ата кош, ара-тирә инә кошның кыланмышларына гаҗәпләнеп карап, үз эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Тегесе исә игътибар җәлеп итәр өчен берчә сузыла, берчә киерелә, канатларын һәм койрыган кабарта.

         Берничә көннән, хәтта берничә атнадан да булуы мөмкин, ата страус җавап “хисе” күрсәтә башлый һәм синхрон рәвештә инә кош ясаган “күнегүләрне” ясарга тотына. Нәкъ менә шул чакта “кызыкай” кавалеры өстеннән җитәкчелек итүне үзенә ала. Мәсәлән, инә страуслар ата кошлар арасында булган йола алышларын күзәтергә яраталар. Моның өчен алар максатчан рәвештә ут күршеләре белән “күз-каш” уйнатып, көнләштерәләр. Кәләш өчен көрәшүче ата страуслар бер-берсе тирәли, дәһшәтле итеп канатларын кагынып, бии-бии, әйләнә башлыйлар. Ата кошларның йола сугышлары читтән караганда куркыныч сыман тоелса да, кошлар бер-берсенә җитди җәрәхәтләр ясамыйлар.  Ә инә страус, аларның сугышуыннан тәм табып, читтән күзәтә. Әмма. кагыйдә буларак, ул башта ук сайлаган кавалеры белән кала.

         Пар барлыкка китерүдә роль уйнаган инә кош гаиләдә баш була. Бу вакыттан алып ул “ире” өчен гарем будыруда җавап бирә. Ул гарем гадәттә 3—5 кәнизәктән тора. Әмма бәхетле “солтан” кандидатларны сайлауда катнашмый: баш яки инә страус “кызларны” шәхсән үзе сайлый.

         Вакантлы урынга дәгъва иткән яшь страуслар, барлыкка килгән парга кушыла. “Сөекле хәләл җефете” аларны игътибарлап тикшерә,  үзенә ошамаганнарны куып җибәрә. Кире кагылганнар баш страусның карарына каршы килмиләр, шунда ук читкә китәләр. Гаилә “башы” калганнарын да куа, әмма аның моны юри генә эшләве күренеп тора. Чөнки аңа гаиләдә кемнең баш, кемнең түш икәнлеген күрсәтергә кирәк ич! Доминант инә кош гаремны бер елга гына җыя: киләсе корылыклы елда ул үзенең “ире” өчен янә кәнизәкләр эзләргә керешә. Ә менә “баш ата һәм инә кош” берничә ел парлашып яши ала.

         “Фатир” мәсьәләсе: оя кору һәм йомырка салу

Парлар һәм гаремнар чүлдә яшәүче бөтен хайваннар, шулар арасында ерткычлар да, су эчәргә җыелган урында хасыйл була. Мондый күршеләр белән нәсел үрчетү хәвефсез түгел, шуңа күрә  страуслар, оя кору өчен, чүлдә аулаграк урын эзләп еракларга китәләр. Бер урынны сайлагач, кошлар комда зур булмаган чокыр казыйлар.Эңгер-меңгер туганда ата страус, томшыгын ачмыйча, тонык тавышлар чыгарып кычкыра. Урынның иясе барлыгын шулай белдереп тавыш бирә. Аларның тынычлыгын бозарга базнат итүче башка ата страусларга шунда ук каршылык күрсәтәчәк. Бигрәк тә ояда йомыркалар пәйда булгач, страус кешедән дә, ерткычтан да, хәтта үзеннән күпкә эрерәк коштан да курыкмый. Үзләренең “йортын” саклау, мөгаен, инә страус кушса-кушмаса да ул теләп башкарган бердәнбер эш.

Үрнәкле гаиләгә хас булганча, ата  кош ояны саклаганда,  аның кәнизәкләре маҗаралар эзләп тирә-якны байкап йөри. Аларның берсе дә “солтан”га тугрылык сакларга ашыкмый: күрше “егет”ләр янында “каш-күз” биетәләр. Башка “ирне” табу белән страуслар, һич тә  кичектермичә, аның белән мөнәсәбәткә керәләр. Нәтиҗәдә, һәр ата кош ояга салынган йомыркадан чыгачак бәбкәләрнең берничәсенең генә әтисе булып кала.

Тормыш чәчәкләре: яшь буынны үстерү

Гаиләдәге инә кошларның барысы да бер ояга йомырка салалар.  Баш инә страус иң беренче булып үзенең аналык бурычын башкара.  Аннан соң гына кәнизәкләр сала башлый. Һәркайсының сигезгә кадәр йомырка салуы мөмкин. Кайберчакта оя йомыркадан ташып тула. Йомыркалар салынып беткәч, баш инә кош, чираттагы тапкыр, кемнең кем икәнлеген күрсәтә. Ул агрессив рәвештә оядан, хәтта террриториядән кәнизәкләрне куып җибәрә. Хуҗа исә буйсынучан кыяфәттә башын боргалап басып тора. Әмма “хатын-кыз” эшенә тыгылмый. Көндәшләрен куып җибәргәч, ир белән хатын, алмаш-тилмәш, йомыркаларны җылыта башлыйлар. Көндез — инә, төнлә — ата страус. Туар вакыты җиткәч, кошчык, калын йомырка кабыгын тишеп чыгу өчен, берничә сәгать буена тукылдый. Йомырканы тишеп чыккан кошчыкларны ата белән ана бергәләшеп карыйлар.

                            Аларда ятимнәр юк

Йомырканы тишеп чыккан бәбкәләр берничә көннән үк, ерткычлар авызына эләкмәс өчен, ата-анасы белән чүл гизәргә чыгып китәләр. Кызганычка каршы, бәбкәләре югалгалый да. Адашып калган бәбкә башка гаиләгә килеп кушылган очракта гына исән кала ала. Адашкан бәбкәне баш инә кош үзенә ала, чөнки ул бәбкәнең аның “иренеке” булуы мөмкин.Дистәдән артык бәбкәле зур “супергаилә”ләр шулай итеп тә формалаша.

Бәбкәләр үсмерлек чорына керә башлагач, үзара алыша башлыйлар, кыз страус-бәбкәләр “малайлардан” аерым аралашалар. Ә “малайлар”ның алышлары йола рәвешдә генә бара: җиңү түгел, куркыту мөһимрәк. Вакыт үтә-үтә иерархия ныгый бара, үз-үзенә нык ышанган һәм эре гәүдәле инә страуслар йомшаграклар өстеннән идарә итә башлый. Гаилә корырга өлгергәч, үсмер лидерлар, мөгаен, доминант инә кошларга әвереләчәк. Көчләре җитмәгәннәр исә ничек тә булса гаремга эләгергә тырышачаклар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: